Чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шул исәптән «Хәрби туганлык» оешмасы җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Илеш район бүлеге рәисе Фәвис Гарифуллин һәм «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы, махсус хәрби операция ветераны Рубен Хәсәнов катнашты.
"Җиңү көне - илебездә иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. 1945 елның 9 мае бездән ераклаша, әмма без бу җиңүнең халкыбызга нинди бәягә төшүен һәрвакыт истә тотачакбыз. Аны ата-бабаларыбыз, әтиләребез яраткан, саклаган һәм яклаган. Балаларыбыз бу хакта онытмаска тиеш, - дип язды үз интернет челтәре битләрендә район инвалидлар җәмгыяте бүлеге рәисе Фәвис Рәфис улы.