Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 Май 2024, 05:40

Ветеранда - кунакта

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Илеш коррекцион мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр белән Бөек Ватан сугышы ветераны Сафетдин Голамановта кунакта булдык.

Ветеранда - кунактаВетеранда - кунакта
Ветеранда - кунакта

Сафетдин Әгъләм улы 1927 елның 2 февралендә Түбән Яркәй авылында туган. Аңа унҗиде яшь тулгач, армиягә алалар. Ул Чкалов (Ырынбур) өлкәсенең 14 нче уку полкында хезмәт итә башлый. 1945 елның 12 апрелендә аларны Ерак Көнчыгышка, 119-нчы полкка җибәрәләр. 1945 елның августында Япониягә каршы сугышта катнаша. 1945 елның сентябрендә сугыш тәмамлана һәм аларны Иман шәһәренә 204-нче артиллерия бригадасына җибәрәләр. 1947 елның мартыннан аның хезмәте Нахимов, Суворов, Кутузов һәм Б.Хмельницкий орденнары белән бүләкләнгән 2 нче Таман дивизиясенең Калинин ис. Мәскәү хәрби округында дәвам итә.

1947 - 1951 елларда Кызыл мәйданда җиде парадта катнаша. 1951 елның маенда гына ул туган районына кайта.

Ватан алдындагы казанышлары өчен ул медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә. Балалар ветеранга кызыклы хикәяләре өчен рәхмәт белдерде, алар аны Җиңү бәйрәме белән котлады.

Безнең геройлар - һәрвакыт хәтердә, без аларны хөрмәт итәргә һәм алар белән горурланырга тиеш. Очрашу күңелле чәй эчү, фотога төшү белән тәмамланды.

Айсылу ШӘЕХМУЛЛИНА, Илеш коррекцион мәктәп-интернаты тәрбиячесе.

Ветеранда - кунакта
Ветеранда - кунакта
Ветеранда - кунакта
Ветеранда - кунакта
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас