Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 Май 2024, 04:30

Без тыныч яшәсен өчен

Сугыш үткән бу урыннан,Теткәләнгән җир өсте.Кара яуны җиңгән халкым,Нык булган рухи көче.

Без тыныч яшәсен өченБез тыныч яшәсен өчен
Без тыныч яшәсен өчен

Тауда үскән ялгыз каен
Сөйли сугыш тарихын.
Яфраклары дәшә төсле:
«Аңларлармы сагышым?»
Батыр солдат ята монда,
Шуңа моңсу карт каен.
Хәтәр алыш үткән көнне
Хәтерли ул яз саен.
Ил-җир өчен башын салган,
Чигенмәгән адым да.
Һәрвакыт зурлап сөйлиләр
Батыр яугир хакында.
Яшь егет унбиш фашистка
Каршы торган берүзе.
«Үләм, ләкин бирелмим мин!»
Булган, ди, соңгы сүзе.
Җиңү бәйрәмен күрергә
Коштай очадыр җаны.
Без тыныч яшәсен өчен
Түгелгән солдат каны.
Кайтыр диеп көтсәләр дә
Озак еллар буена,
Бары сүнмәс даны кайтты
Туган якка, өенә.

Зәлифә КАШАПОВА.
Иштирәк авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас