Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 Май 2024, 06:10

Хатирәләр йөрәк түрендә

Бөек Ватан сугышы беткәнгә 79 ел вакыт үтеп китте. Без үсмер чакларда, 9 май көнендәге Җиңү парадының иң алдыннан, күкрәк тутырып орден-медальләрен таккан сугыш ветераннары атлый иде. Күпләр иде алар. еллар үтә тора, парад башындагы ветераннар саны елдан-ел кими бара...

Хатирәләр йөрәк түрендәХатирәләр йөрәк түрендә
Хатирәләр йөрәк түрендә

Хәзер исә, Җиңү парадында, кулларына сугыш яланнарындагы ут эчендә ятып калган, яисә кайтып, олыгаеп бакыйлыкка күчкән әтиләренең, картәтиләренең сүрәтләрен тоткан балалары, онык-оныкачлары атлый.

“Сугыш” - бөтен дөнья халкы өчен иң куркыныч, җанны өшеткеч сүз ул. Исән кайтканнарны да бәхетле дип әйтеп бетерә алмас идем мин. Чөнки, аларның гомеренең күпмедер өлеше шаһиты булып торам мин. Аларның сугыштан соңгы еллары, тынычлык белән сугыш арасында аркан сыман үрелеп үтте. «Эш белән мавыгып яисә кеше арасында вакыт бик сизелми, үтә, әммә ялгыз калганда, аеруча төннәрен, өндә дә, төштә дә сугыш мәһшәрендә кайныйм», - дигәннәрен сугыштан кайткан апаларымнан, абзыйларымнан күп ишеткәнем булды.

Ярый, ни дисәк тә, алар тынычлыкны күрде. Сугыш яланында ятып калган якташларыбызга, туганнарыбызга анысын да күрергә насыйп булмады. Шуларның берсе турында гына язып үтәсем килә.

Сәлихҗан Хәсәнов Ишкар авылында хәлле генә дөнья корып, балалар үстереп, колхоз эшләрендә кайнап яшәгән Зәйнәп белән Латыйп Хәсәновлар гаиләсендәге ун өч баланың тугызынчысы булып, 1921нче елда дөньяга килә. Революция, талау, репрессия чорларында өлкәнрәк балалар чирләп бер-бер артлы дөнья куя.

Бөек Ватан сугышы башланганда гаиләдә сигез кеше кала – әти-әниләре белән алты бала.

Сәлихҗан 1940 елда югары уку йорты тәмамлаган 1918нче елгы бертуган Мирһаҗиян абыйсы белән бергәләп Совет Армиясе сафларына хезмәткә китә һәм Литва Совет Социалистик Республикасындагы 5нче танк дивизиясенең 54-34нче мотомеханик полкындагы беренче уку ротасы сафына билгеләнә. Бу частьтә алар бергәләп 1941 елның 22 июненә, ягъни, сугыш башланган көнгә кадәр хезмәт итә. Сугышның беренче көннәреннән ук Прена шәһәрендә ут эчендә, камалышта калып, аларның юллары аерыла.

Сәлихҗанның язмышын кайсы якларга бора соң сугыш? Ул армия сафында ил чигендә танкист буларак, 1941 елның 22 июнендә сугыш эченә эләгә. Шул елда ук әнисе Зәйнәпкә улының үлү хәбәре теркәлгән язу килеп төшә. Әммә ул исән була. 1942 елның 19 маеннан Барановичи өлкәсе Грачевлар бригадасы сафында сугыша. Рядовой партизан, отделение командиры була. Үтә дә тәвәккәл партизан командиры фашист илбасарлары белән сугышларда оста житәкчелек итә. Күп операциялардә катнаша. Отделениесе белән паровоз һәм ягулык төялгән 5 цистернаны шартлата.

1943 елның маенда Белоруссиянең Ивенецк өлкәсендәге Камень авылына чираттагы сугышчан операциягә барганда, немецларның зур төркеменә тап була. Фашистлар белән алышта аларга каршы бер үзе көрәшә. “Отделениесен немецларга каршы күтәрергә теләп, үзенең пулеметыннан 2 диск атып бетерә, 10лап фашист солдатларын һәм немец офицерын юк итә”,- дип яза сугышчан иптәше Анатолий Горский. Аның үзе белән кул пулеметы һәм пистолеты була. Сугыш припаслары бетеп, яралана. Аны партизаннар тиз арада эләктереп ат арбасына сала. 12 километрлап киткәч, эчендәге авыр җәрәхәттән җан бирә.

22 яшьлек Сәлихҗан Хәсәновны Белоруссиядә Минск өлкәсе Воложинский районы Яцково - Замостные Туганлык зиратында җирлиләр. Каберенә тактаташ куелган. Үлгәннән соң, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. «Чакыргач, барып алучы булмау сәбәпле, ордены әнисенә, туганнарына кайтмады»,- дип язылган “Кызыл Таң” гәзитенең 1993 нче елдагы 27 октябрь, 207нче санында. Агымдагы елда илебез халкы җиңү көннәрен билгеләгән май аенда аның вафат булуына 81 ел була. Бер-бер артлы үтеп торган ваемсыз еллар, күңел төпкелендәге хатирәләр тезмәсен күмә дә, юа да алмый. Сугыш батырлары узган юллар, югалтулар, җиңүләр, вакыйгалар буыннанбуынга күчеп, халкыбыз күңелендә килер буыннарда мәңгегә сакланыр.

Альфира СӘЕТГӘРӘЕВА. Ишкар авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас