Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 Май 2024, 09:00

Җиңел атлетика буенча эстафета үтте

Җиңү бәйрәме көнендә район “Маяк” гәзите кубогына җиңел атлетика буенча эстафета үткәрү традициясе ел саен дәвам итә.

Җиңел атлетика буенча эстафета үттеҖиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте

Быел да ветераннарга хөрмәт йөзеннән, шулай ук Украинадагы махсус хәрби операциядә башларын салган якташларыбыз истәлегенә, яшьләрне алар үрнәгендә тәрбияләү максатындагы ярыш актив үтте.

Эстафетада район мәктәпләреннән командалар үзара көч сынашып, финишка тәүгеләрдән иң җитезләре килде. Мәктәпләрнең кече төркемнәре арасында Югары Яркәйдәге беренче гимназия командасы, һәр елдагыча, җиңүче булса, Югары Яркәйдәге дүртенче һәм Карабаш урта мәктәпләре спортчылары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Белем бирү учреждениеләренең өлкән төркемендә Югары Яркәйдәге беренче гимназия командасына тиңләшүче табылмады, Башкорт аграр-технология колледжы һәм Түбән Яркәйдәге лицей укучылары икенче-өченче урынга чыкты.

Җиңүчеләр Илеш мәгълүмат үзәге - “Маяк” гәзитенең Почет грамоталары, медальләре белән бүләкләнде.

Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Җиңел атлетика буенча эстафета үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас