Хатын-кызлар авыр сугыш елларының ачысынтөчесен татыганнар, җиңү сәгатен якынайту өчен тиндәшсез хезмәт батырлыклары күрсәткәннәр. Ирләр өчен дә, үзләре өчен дә бар көчләрен биреп эшләгәннәр. Кыскасы, сугыш чорында, хатын-кыз искиткеч бөек көч булган.
Минем карт картыем Кәримә Азаматова Яңа Аташ авылында туып үсә, 7 нче сыйныфтан соң, медицина мәктәбенә укырга керә. 1941 елда сугыш башлангач, 18 яшьлек кызны Уфа шәһәрендәге эвакуацион госпитальга чакырып алалар. Курку белмәс шәфкать туташы медицина бригадасы составында яраланган яугирләрнең гомере өчен көрәшә. Күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ордены”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һ.б. медаль белән бүләкләнә.
Сугыштан соң аны, медицина хезмәткәрләре җитмәү сәбәпле, Урта Азиягә җибәрәләр. 1952 елда ул туган якларына әйләнеп кайта һәм Югары Манчар авылында ФАПта өлкән шәфкать туташы булып эшен дәвам итә. Тормыш иптәше, карткартәтием белән Фәһим Миңнеханов белән 50 ел бергә тату гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Сугыш еллары артта калса да, безнең бәхетле киләчәк өчен үз гомерләрен аямыйча,батырларча сугышкан ветераннарны онытырга хакыбыз юк. Баш иям мин, синең алда, карт картыем!
Рафаэль ШАГАЛИЕВ. Туймазы шәһәре.