+22 °С
Яңгыр
Яу афәте, сугыш михнәтләре
Дучар булды мең-мең каһәргә,
Ятып калды яшьләр туфрак булып,
Өлгермичә әле яшәргә.
Әмма яугирләрнең батырлыгы
Җиңү канатларын кагынды,
Кырып алар дошман өерләрен,
Яшәү йолдызларын кабызды.
Һәрнәрсәдә бүген яңа сулыш,
Яңа сулыш һәрбер күңелдә,
Шатлык килде җиңү язы булып,
Минем газиз Илемә!
Дошман шуны белсен: һичкайчан да
Без җиңелер халык түгелбез,
Безнең җиңнәр гел дә сызганулы,
Аяз булсын өчен күгебез.
Фәнә МИНҺАҖЕВА.
Югары Яркәй авылы.