Сафетдин Әгъләметдин улы Түбән Яркәй авылында дөньяга килә. Бәләкәйдән әти-әнисенә йорт эшләрендә булышып, тырыш булып үсә. Хезмәт юлын «Башкортстан» колхозында бригадир ярдәмчесе булып башлый. Арытаба Түбән Яркәй сөтчелек фермасында учетчы була. 1944 елда армия сафларына алына һәм Ырынбур өлкәсенең Тоцкий полигонында хәрби әзерлек курслары үтә, Япон сугышында катнаша. Кыю яугир1951 елның 14 маенда туган якларына аяк баса. Тракторчылар курсын тәмамлый һәм «корыч ат»ны иярли башлый. Үз эшен яратып, осталык белән башкара. Арытаба Түбән Яркәй сөтчелек фермасында терлекче булып эшли. Кышын малларны фермада тәрбияләсә, җәйгелектә көтүлекләрдә йөртә. Лаеклы ялга чыккач та дистә елдан артык фидакарь хезмәт сала ул.
Сугыш михнәтләре белән чыныккан көчле рухлы Сафетдин Әгъләметдин улы бүген дә сокланырлык күркәм дөнья көтә. Ишек алды күз явын алырлык матур чәчәкләргә күмелеп утыра, бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, күршеләре, дуслары белән тату яши. Дөнья яңалыклары белән танышып бара, радио тыңларга ярата. Элегрәк мулла булып коръән ашларында йөрсә, әлеге көндә дә кулыннан коръән китабын төшерми.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.