Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 Май 2024, 06:45

Күңелләрдә сакланыр

Бөек Ватан сугышы ветераны Сайтай Сайранов әгәр исән булса, быел аңа 99 яшь тулыр иде.

Күңелләрдә сакланырКүңелләрдә сакланыр
Күңелләрдә сакланыр

Ул 1925 елда Краснокама районының Кирәмәт авылында Гөлҗимеш һәм Сайран Байбатыровлар гаиләсендә беренче бала булып туа. 1927-1928 елларда Кызыл Октябрь авылына күченәләр. Сайран «Красный Октябрь» колхозы рәисе урынбасары булып хезмәт сала. Үзе бик грамоталы кеше буларак, улына да тиешле белем бирергә омтыла. Аның уку сәләтен күргәч, Андреевка төп мәктәбенә укырга кертә. Сайтай 1942 елда аны уңышлы тәмамлый. Бу вакытка Бөек Ватан сугышының беренче айларында Ватанны саклауга чакырылган әтисе Сайран Мәскәү янындагы алышта батырларча һәлак була. Бу хакта авылдашы Исан Шәмиев хатынына язган хатында хәбәр итә: “...бүген Сайранны җирләдем...», - диелә анда. Бу 1941 елның декабре була. Иренең үлүе турында хәбәрне тормыш иптәше Гөлҗимеш бераз соңрак ала.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ярты ел үткәч, 18 яшьлек Сайтайны сугышка чакыралар. Үзе сөйләвенчә, чакырылыштан соң аны Уральск шәһәренә (ул вакытта Ырынбур өлкәсе, хәзерге Казахстан) разведка мәктәбенә җибәрәләр. Укулар 11 ай дәвам итеп, бик җитди була, хәтта немец телен өйрәнәләр.

Барлык күнекмәләрен һәм осталыкларын тикшергәннән соң, егет беренче Украина фронтына озатыла. Полк разведкасында хезмәт итә. Дошман тылына 40-50 километр ераклыкта командование йөкләмәсен үтәп, иптәшләре белән атналар буе ятарга туры килә аларга. Беренче Украина фронты составында Киев, Белая Церковь, Житомирны азат итүдә катнаша. Өч тапкыр каты яралана. Житомир шәһәрен азат иткән өчен Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, разведкалау максатында Днепр аша чыкан өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

1945 елда Германия капитуляциясеннән соң «Германияне җиңгән өчен” медаленә лаек була. Ветеранның һәм аның туганнарының истәлекләре буенча, Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен югары дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында аны алырга туры килми. Икенче тапкыр авыр яраланганнан соң, икенче Белоруссия фронты составында сугыша. Батырлыгы өчен коралдаш иптәшләре аңа «Башкорт шайтаны»дигән кушамат бирә.

Сайтайның әнисе Гөлҗимешкә улының үлүе турында ике тапкыр хәбәр алырга туры килә. Ләкин ул исән була. Беренчесендә Украинаның Белая Церковь шәһәре янындагы алышта аның башы каты яралана. Икенче хәбәрне Польша өчен сугышта каты яраланганнан соң ала.

Госпитальдә савыкканнан соң разведка старшинасын, махсус поездны саклау взводы командиры итеп билгелиләр. Аңа хәрби карьерага юл ачыла. Ләкин өч тапкыр алынган авыр яра үзен сиздерә. Сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә, 1946 елның көзендә демобилизацияләнә.

60-нчы еллар уртасында С.Сайранов киредән Кирәмәткә күченеп китә. Ләкин кайда гына эшләмәсен һәм яшәмәсен, ул һәрвакыт уңышка ирешкән, хөрмәт яулаган.

Бөек Ватан сугышы ветераны 1997 елда вафат була. Авылдашыбыз турында сүземне тәмамлаганда, Җиңү маршалы Константин Рокоссовскийның «Үлеләрне хәтерли белмәсәң, тереләрне яратырга өйрәнеп булмый» дигән сүзләрен искә төшерәм.

Филипп БАЙТУКОВ. Красный Октябрь авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас