Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 Май 2024, 07:10

Каһарманнар даны мәңгелек

Картәтиләребезне һәм картыйларыбызны «Бөек Ватан сугышы балалары» дибез. Туган еллары өчен генә түгел, сугыш чоры тәрбияләгәнгә күрә әйтелә бу сүзләр.

Каһарманнар даны мәңгелекКаһарманнар даны мәңгелек
Каһарманнар даны мәңгелек

Минем картәтием Рәис Бәзгытдин улы Кәшбетдинов Иштирәк авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Иң олы апасы һәм абыйсы 1941-1944 елларда кан чиреннән вафат була. Картәтиемнең әтисе беренче һәм икенче бөтендөнья сугышларында катнаша. Австриядә әсирлектә була, ләкин тынычлыктан соң азат ителә. Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларында артиллерист буларак хезмәт итә, 1945 елда әйләнеп кайта кайта, ләкин ике тапкыр яралана. 1948 елда алган яраларыннан һәм авырулардан вафат була.

Сугыш башланганда картәтиемә нибары 14 яшь була, 5 нче сыйныфта укыганда колхоз рәисе барлык яшүсмерләрне мәктәптән алып, фермага терлекчеләр итеп билгели, алар авылда барлык ир-ат эшләрен башкара. Бу еллар картәтием гаиләсе өчен генә түгел, ә һәркем өчен дә авыр була. Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар.

Законнар каты булган, картәти сөйләгән хәтердә, авылдашын 1 килограмм бодай урлаган өчен 5 елга төрмәгә утыртканнар, ә аның биш баласын ятимнәр йортына җибәргәннәр.

Картәтигә 16 яшь булганда, һөнәрчелек училищесына, фабрика - завод уку мәктәбенә (ФЗО) алалар. Ул Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәренә эләгә. Анда 6 ай дәвамында ташчы һәм бетончы һөнәренә өйрәтәләр һәм укучылар тулы дәүләт тәэмин итүендә була. Кадерле кешем кирпеч заводында төзелештә тир түгә. Эш вакытында аңа әсирлектәге немецлар белән очрашырга туры килә. Картәти әйтүенчә, алар лагерьларда аерым, чәнечкеле тимерчыбык артында заводларда эшләгәннәр.

Әсирләр арасында белемле инженерлар да булган һәм аларга шәһәргә талоннарпропуск буенча чыгарга рөхсәт ителгән.

Сугышка барырга теләмәгәннәр дә булган, билгеле. Көндез урманда яшеренгәннәр, ә төнен колхоз терлекләрен һәм бодаен урлап, итен шәһәрдә сатканнар, ләкин тиздән алар кулга алынып, иркеннән мәхрүм ителгән. Аларның берсе үз җәзасын үтәп, авылда гомеренең ахырына кадәр яшәгән.

1945 елда картәтиемне Владивостокка җибәрәләр, анда аны 6 ай дәвамында артиллерист булырга укыталар. Аларны училищедан соң, яшерен рәвештә, чүл аша Кытайга күчерәләр, 2 ай буе баралар, су запаслары аз кала, шуңа күрә югалтулар да күп була. Япония совет гаскәрләренең кайчан һәм кайдан һөҗүм итәчәген белми, шуңа да якланып кала алмый. Совет солдатлары күргән беренче көчле внедорожникларАКШ җитештергән легендар «Студебеккерлар». “Студебеккер - бу, һичшиксез, риваять, безнең “ГАЗ” аның белән чагыштырырлык түгел», - дип сөйли иде. Бу ныклы машиналар Русия юлларында Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң да озак вакыт йөргән. Аларны шулай ук атаклы «Катюша»ны урнаштыру өчен база буларак кулланганнар.

Японияне җиңгәннән соң, картәтием Кытайда кала һәм анда 5 ел хезмәт итә, старшина дәрәҗәсенә ирешә. Алар әсирләрне эшләргә, сугыш вакытында җимерелгән территорияләрне торгызуда ярдәм итәргә мәҗбүр итәләр.

Аларның батареясында 52 кеше була, бу 4 орудие расчеты тәшкил итә. Алар хезмәтләндергән кораллар гаубицалар дип аталган. Бу 1938 елда чыгарылган иң көчле корал булган. Кытайда алар ач булмый, чөнки Япония калым түли һәм аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә.

1949 елда картәтием сугыштан әйләнеп кайта һәм 2013 елга кадәр күркәм гомер кичерә. «Японияне Җиңгән өчен» һәм “1941- 1945 елларда Бөек Ватан сугышы вакытындагы батыр хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Мин үз өлешенә төшкән сынауларны намус белән үткән картәтием белән горурланам. Башка бик күп совет солдатлары кебек үк, ул үз илен саклап, батырларча сугышкан. Аның каһарманлыгы мәңгелек.

Таңсылу ГАБДРАХМАНОВА. Яр Чаллы шәһәре.


Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас