Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 Май 2024, 07:25

Картәтиемне сагынам

Минем балачагым картәтиле булды, аның ярдәмен тоеп, киңәшләрен тыңлап, гел аның янында уйнап, эшләп үстем. Бүгенге көндә якын кешемне сагынып, якты хатирәләр белән искә алам.

Картәтиемне сагынамКартәтиемне сагынам
Картәтиемне сагынам

Кадерле кешем Әхләм Сәлимгәрәев Дүртөйле районы Коралачык авылында туган. Ул үз иңендә тормыш авырлыкларын иртә татый, 11 яшендә әнисез кала. Картәти 1943 елның 11 ноябрендә армиягә алына, япон самурайларын тармар итүдә катнаша. Шәхси документлары арасында 1945 елның 23 августында Советлар Союзы Генералиссимусы, Югары Башкомандующий И.Сталин боерыгы белән японнар белән сугышта күрсәткән хәрби батырлыгы өчен бирелгән Мактау кәгазе кадерләп саклана. Ул шулай ук «Хәрби хезмәтләре өчен», «Германияне җиңгән өчен», икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Совет армиясенә һәм флотына 30 ел медальләре белән бүләкләнгән. Аның өчен армия хезмәте 1950 елның ноябрендә генә төгәлләнә. Фронттан кайткач, картыем, укытучы кыз Миңнинур белән кавышалар. Югары Яркәйдә яшиләр. Гаиләдә уллары Рушан һәм кызлары Рушания (әнием) дөньяга килә.

Картәти 1981 елга кадәр халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында кием тегүче булып эшли. Кызганычка каршы, 70нче еллар башында картый авырый башлый һәм бөтенләй урынга кала. Шул чорларда картәтинең нинди түземле, яхшы күңелле кеше икәнлеге күренә. Эшкә дә барып, көнгә өчдүрт тапкыр өйгә кайтып, картыйны әле торгызып утыртып, әле яткырып, әле даруын эчереп тора. 1979 елда якын кешебез вафат була. 1994 елда улын югалту кайгысын да кичерергә туры килә аңа. Рушан абый Уфа медицина институтын тәмамлап, эшкә Иркутск өлкәсенә, Черемхово шәһәренә җибәрә. Ул анда гади табибтан балалар дәваханәсенең баш табибы дәрәҗәсенә күтәрелә, зур абруй казана. Ләкин гомере кыска була. Кайгы-хәсрәтне күп күрсә дә, картәти төшенкелеккә бирелмәде, яраткан эшеннән аерылмады, кешеләрне матур-матур туннар, бүрекләр, костюмнар тегеп куандырды.

Әнием педагогия училищесын тәмамлагач, озак вакыт Уфада Зәки Вәлиди китапханәсендә эшли. Гаилә хәле белән бәйле рәвештә, Югары Яркәйгә кайта, балалар бакчасында тәрбияче буларак хезмәтен дәвам итә. Кызганычка каршы, кадерлемне авыру арабыздан мәңгелеккә алып китте. Әтием һәм картәтием белән бергә яшәдек. Үзем сөйгән ярым белән кавышкач, картәтиемне шатландырып, онык сөю бәхете бүләк иттем. Оныгы Анабелланы карашырга ярдәмләшә иде. 94 яшендә якын кешем арабыздан китеп барды. Аны мәрхәмәтле, изге күңелле кеше, картәти буларак искә алып, хәтердән чыгармый яшибез.

Оныгы Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас