+21 °С
Болытлы
Ветераннар аны каршылыйлар
Майның тугызында бергәләп.
Җиңү көнен күпләр күрмәгәннәр,
Алар җанны куя телгәләп.
Тынгы бирми яралары тәннең,
Төшкә керә шартлау, янулар.
Ябырылган үлем тырнагыннан
Көч-хәл белән исән калулар?!
Мәңгелек ут җыйган батырларын,
Әйтерсең лә, коча кадерләп.
Соңгы каһарманнар баш ияләр
Үткәннәрен бүген хәтерләп.
Гүзәлия ФӘЙЗУЛЛИНА.
Теләкәй авылы.