Биредә хезмәт иткәндә аны язмыш сынавы көтә - улфашистларга тоткынлыкка эләгә. Концлагерьдагы ачлы-туклы тормыш, кыйналу һәм җәберләнү – бу әсирлек михнәтләрен өч елдан артык үз башыннан кичерә ветеран. Фашист әсирлегеннән котылган йөзгә якын кешене запас частькә туплап, фронтка җибәрәләр. Берлинга якынлашканда Н.Дәүләтов яралана, госпитальдән 1945 елның июлендә генә чыгаралар аны. Германиядә бер ел хезмәт иткәннән соң гына кайтып керә ул туган авылына.
Лаеклы ялга чыкканчы М.Горький ис. колхозда механизатор булып эшли, намуслы, фидакарь хезмәте белән күпләргә үрнәк була. “Социалистик ярышта җиңүче” билгесе, медальләр, Мактау грамоталары, Хезмәт Кызыл Байрак ордены – аның тырышлыгына лаеклы бәһа.
Тормыш иптәше белән тату гаиләдә биш бала үстереп, үзаллы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә сугышның михнәтен үз җилкәсендә татыган ветеран балалары тәрбиясендә яши, оныкларының тормышы белән кызыксынып тора, файдалы, акыллы киңәшләрен бирә.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.