Рим Зәйтулла улы Садыйков Рсай авылында дөньяга килә. Мәктәп елларында тырышып уку белән беррәттән, спорт ярышларында актив катнаша, көрәш белән шөгыльләнә, район ярышларында призлы урыннар яулый. Армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайткач, читтән торып Казан финанс, икътисад һәм информатика институтын тәмамлый. Арытаба ул Рсай авыл советы авыл биләмәсе хакимиятендә яшьләр эше буенча белгеч булып хезмәт юлын башлый. Инициативалы, тырыш хезмәткәрне Рсай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы итеп тәгаенлиләр. Биләмә урындагы үзидарә органы оештырган һәр чараны күтәреп алып, һәрберсендә актив катнаша, төзекләндерү, яшелләндерү, санитар чистарту буенча игълан ителгән район конкурсларында призлы урыннар алуга ирешә. 2014 елда Рсай авылы республика конкурсының ”2000гә кадәр кешесе булган иң яхшы авыл биләмәсе” номинациясендә беренче урын яулый. Рим Зәйтулла улы намуслы хезмәте, урындагы үзидарәне, мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ”БР муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясенең Почет грамотасы, БР Мәдәният министрлыгының, Республика Башлыгының Рәхмәт хатлары, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән. Болар барысы да аның яхшы җитәкче, оста оештыручы булуына ачык дәлил.
Ел саен апрельдән алып октябрь аена кадәр авыл җирлегендә социаль объектлар янында, юл буйларында үләннәрне чабу, территорияләрне җыештыру, шәхси йортларны, зиратларны, мәдәни ял итү урыннарын тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырыла, юллар төзекләндерелә, урамдагы яктырту челтәрләре, су белән тәэмин итү объектлары ремонтлана. Рсай авыл советы авыл биләмәсе тугызынчы тапкыр Урындагы инициативаларны яклау программасында катнаша, ел саен җиңеп, авылны тагы төзегрәк һәм күркәмрәк итүгә ирешә. Узган елда яңа балалар бакчасын ачуга да район хакимияте белән беррәттән, авыл биләмәсенең дә өлеше кергән. Биләмә башлыгы “Яратам сине Рсай” дигән арт-объектлар урнаштыру, чишмәләр төзекләндерү буенча халыкның тәкъдимен хуплап кабул итә. Тиздән алар да авылны бизәячәк.
Гаилә хәленә килгәндә, моннан 3 ел элек 23 ел бергә яшәгән тормыш иптәшен югалту кайгысын кичерә ул. Ялгыз канатка 3 баланы аякка бастырырга, әти һәм әни ролен дә башкарырга туры килә. Бүген исә кызы Илмира һәм кияве Илсур онык сөю шатлыгы бүләк иткәннәр, Уфада яшиләр. Улы Илмир БДАУ студенты булса, кече улы Илсур – Рсай урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.
Алтын юбиляр 23 ел гомерен җаваплы һөнәренә – авыл халкына тугры хезмәт итүгә багышлый. Туган авылы язмышы өчен көеп, янып яши ул.
– Халык белән эшләү җиңел түгел, һәммәсе белән уртак тел табарга, килеп туган проблеманы тиз арада хәл итә белергә кирәк. Авылдашлар актив бездә. “Бердәм көч яу кайтара”, дигәндәй, һәр эштә коллективка таянам, халыкның бердәмлегенә ышанам. Үзебезнең җирлектәге “Урал” җәмгыятенең ярдәме зур. Нинди генә йомыш белән мөрәҗәгать итәргә туры килми, техника яки эшчеләр кирәк булган очраклар күп. Алар һәрчак ярдәм кулы сузарга әзерләр. Тырышсаң, максат куеп, шуңа омтылсаң, бердәм, аңлашып, киңәшләшеп эшләгәндә, күркәм уңышларга ирешергә була, – диде Рим Садыйков.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.