Бу йорт сугышы ветераны, инде күптән бакыйлыкка күчкән Рәхимә һәм Шакирҗан Шәйхетдиновларныкы. Ә истәлекне җылы итеп саклаучы бүгенге көндә Воткинск шәһәрендә гомер итүче уллары, отставкадагы подполковник Тельман Шәйхетдинов һәм авылда яшәүче сеңлесе Гәлдинә апа.
Тельман абый 1943елда Марс авылында бишенче бала булып (гаиләдә 8 бала була, бүгенге көндә икесе генә исән) дөньяга килә. Марс авылы Төкәй-Тамак белән Исәмәт арасында урнашкан, кечкенә авыл була. 1950еллар ахырында халкы тулысынча Төкәй-Тамакка күченеп бетә.
Тельман абый Төкәй-Тамакта – башлангыч, ТРның Актаныш районында Байсар, Чуракай мәктәпләрендә белем ала. 1962елда Кемерово шәһәрендәге хәрби элемтә училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, хәрби офицер буларак илебезнең төрле өлкәләрендә хезмәт итә, берничә ел гаиләсе белән Германиядә яшәргә туры килә. Яраткан хәрби хезмәтенә тугры булып, төрле наградаларга лаек була авылдашыбыз.
Тельман абый Марс, Төкәй-Тамак авыллары турында бик күп тарихи материаллар да туплаган. Авылдашларга багышланган истәлекләр, авылның урман-кырларына бирелгән атамалар хакында мәгълүматлар, элекке авыл күренешләре барысы да схемалар, фотосурәтләр белән баетылган. Башкорт халкының милли герое Салават Юлаев хакында да язылган аның язмаларында. Шулай ук Тельман абый үзе шигырьләр дә иҗат итә ул. Аларда туган якка мәхәббәт, аны сагыну, соклану чагыла, кабатланмас балачак, яшьлек елларына урап кайта ул шигырьләрендә:
Их авылым, минем авылкаем,
Туган җирем, үсмер елларым.
Син язмышым, минем язмышкаем,
Үтте синсез тормыш юлларым.
Күңел синдә, үзем тормасам да,
Туган йортта, туган җиремдә.
Сине уйлап, күз алдына алып,
Яшим хәзер ерак җирләрдә.
Төкәй буе, салкын чишмә суы,
Сөн елгасы ага яныңда.
Моңсу бала хәзер олы кеше,
Оныта алмый, сине сагына.
Ел саен ямьле җәйләр җиткәч, Тельман абый сагынып авылына кайта. Ишек алларын тәртипкә китерә. Ә ап-ак мичле нурлы өй эчендә күпме истәлекләр... Туган йортына кайтып,туганнарын җыя, кулына гармунын ала, элекке матур җырлар, моңнар яңгырый, үткәннәрен сагынып, боегып утырган өйгә җан керә, әлбәттә, инде әти-әнисенең дә рухлары бик шатланадыр.
Гөлфия ВӘЛИХАНОВА. Уфа шәһәре.