Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
12 Май 2024, 06:15

Терлекләрне котыру авыруыннан саклагыз

Агымдагы ел башыннан Башкортстан Республикасының кайбер районнарында терлекләрдә котыру авыруының 9 очрагы теркәлде. Шулай ук апрель аенда безнең районда да - Югары Яркәй һәм Исанбай авылларында (эт һәм эре мөгезле терлектә) 2 очрак булды. Бу җәһәттән котыру авыруын ликвидацияләү максатында барлык кирәкле профилактик чаралар үткәрелә.

Терлекләрне котыру авыруыннан саклагызТерлекләрне котыру авыруыннан саклагыз
Терлекләрне котыру авыруыннан саклагыз

XVIII гасырга кадәр кешенең котыру авыруыннан ышанычлы саклану чарасы булмаган. Котыру авыруы белән чирләгән хайван тешләгән һәр кеше үлемгә дучар булган. Бүгенге көндә авырудан дәвалау даруы юк, әмма аны йоктыру куркынычын киметүче чара бар.

Ел саен йорт хайваннарын, шул исәптән этләрне һәм песиләрне вакцинацияләү үзегезне, йорт хайваннарыгызны, шулай ук туганнарыгызны һәм якыннарыгызны саклап калачак. Дөньяда котыру авыруы 150 дән артык илдә очрый. Йогышлы авырулар арасында котыру авыруы (гидрофобия) абсолют үлем аркасында аерым урын алып тора (әгәр беренче сәгатьләрдә үк за- рарланган кешегә кирәкле ярдәм күрсәтелмәсә, ул һичшиксез үләчәк).

Котыру авыруына каршы көрәш альянсы мәгълүматлары буенча, ел саен дөньяда 55 мең кеше бу авырудан үлә, яки уртача алганда - һәр 10 минут саен бер кеше. Гидрофобия – зарарланган хайван тешләве нәтиҗәсендә барлыкка килә, нерв системасының авыр зарарлануы белән характерлана һәм үлемгә китерә.

Ветеринария табиблары котыру авыруының өч формасын билгели: көчле, тыныч һәм атипик.

Беренче форма берничә этаптан тора. Беренче этапта хайван кешеләрдән кача, караңгы урында яшеренә яки, киресенчә, якыная. Шул ук вакытта тешләгән урында кычыту да булырга мөмкин. Икенче этапта агрессия барлыкка килә. Борчылу, ыңгырашу, теләсә нәрсә ашау, башка хайваннарга һәм хәтта хуҗага һөҗүм итү арта. Хайван су йота алмый. Өченче этапта көзән җыеру барлыкка килә һәм паралич үсешә. Хайван күбрәк ята һәм нәтиҗәдә кома хәлендә үлә.

Тыныч форма паралич үсеше, селәгәй агуы, ашый алмау белән характерлана. 2-4 көннән соң хайван үлә.

Атипик форма 3 айга кадәр яки хәтта күбрәк дәвам итәргә мөмкин. Башта эч китүе яки, киресенчә, эчәк атониясе, депрессия, аннан соң вакытлыча яхшыру булырга мөмкин.

Табигатьтә, беренче чиратта, кыргый хайваннар - төлкеләр, бүреләр һ.б.  авырый. Йорт хайваннары-эре мөгезле эре терлек, сарык, ат, эт, песиләр кыргый хайван тешләвеннән яки зарарланган хайванның яраланган тирегә селәгәйләре эләгүдән зарарлана.

Вирус умыртка баганасына һәм баш миенә үтеп керә. Симптомнар вирус бөтен организмга таралганнан соң гына күренә башлый. Инкубация чоры еш кына 10-14 көн дәвам итә. Кешедә котыру авыруы бер елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Ел саен хайваннарга котыру авыруына каршы прививка ясарга кирәк. Ветеринария табиблары елына биш-алты тапкыр һәр йортка кереп, терлекләрне эшкәртә. Еш кына авыл халкы аларны ишегалдына кертми, яки: «Сезгә кирәк икән, хайванны үзегез тотып эшкәртегез», - диючеләр дә бар. Русия Федерациясе «Вете- ринария турында»гы Законының 18 статьясындагы таләпләргә ярашлы, хайванның хуҗасы аның сәламәтлеге өчен җаваплы. Хуҗалар профилактик эшкәртү өчен хайваннар бирергә тиеш. Кечкенә йорт хайваннарын вакцинацияләү өчен Илеш ветеринария станциясе” ДБУга алып килә аласыз. Бу, нигездә, Югары Яркәй халкына кагыла.

Сарайларның капкаларын һәм тәрәзәләрен ябулы тотыгыз, булган тишекләрне ямагыз. Хуҗасыз этләр, төлкеләр күрсәгез, кичекмәстән авыл биләмәсе башлыкларына яки районның ве- теринария хезмәте хезмәткәрләренә хәбәр итегез.

Альберт МӨХӘММӘТҖАНОВ, “Илеш ветеринария станциясе” ДБуның ветеринария табибы-эпизоотологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас