2014 елның 15 маенда күпфункцияле үзәк бүлекчәсе Илеш районы халкы өчен үз ишекләрен ачты. Анда «бер тәрәзә» форматында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең киң спектры күрсәтелде.
Бу вакыт эчендә күп нәрсә үзгәрде: бүлекчә тулысынча «Минем документларым» бердәм стиленә туры китерелде, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы мохит оештырылды, мөрәҗәгать статусын күзәтү мөмкинлеге гамәлгә ашырылды, электрон чират барлыкка килде, хезмәтләр исемлеге киңәйтелде.
Бүгенге күркәм чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хертдинов, күпфункцияле үзәкнең элекке җитәкчесе Фларит Латыйпов, үзәк мөдире Илдар Әхияров катнашты. Хезмәт алдынгылары Башкортстан Республикасы Илеш районы муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Бердәм коллективка сәламәтлек, җаваплы эшләрендә уңышлар телибез!