Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 Май 2024, 06:40

Юмористик рәсем конкурсы

Апрель аенда балалар юмористик рәсеме “Котовасия - 2024” Халыкара конкурсы узды.

Юмористик рәсем конкурсыЮмористик рәсем конкурсы
Юмористик рәсем конкурсы

Русиянең һәм чит илләрнең 174 мәгариф мәдәният учреждениесеннән 5,5 мең дәгъвачы арасыннан меңнән артык иң яхшы эш сайлап алынды.

Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:

- Элина Сәмигуллина - II дәрәҗә диплом.

- Назгөл Баһаутдинова, Гүзәл Кашапова, Эльвина Камалова, Камилла Нуриязданова - III дәрәҗә дипломга лаек булдылар (укытучылары - Гөлназ Мөхәммәтнур кызы Муллаянова).

- Динара Шәрипова, Регина Гомәрова - III дәрәҗә диплом.

- Алина Зарипова - дипломант (укытучысы - Айгөл Фәрваз кызы Фәсхетдинова).

Балаларның эшләре гадәти булмаган юмор һәм күңелгә ятышлы буяулар белән тулы булды. Укучыларны һәм аларның укытучыларын ихлас күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

Чыганак

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас