Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
16 Май 2024, 05:20

Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре музейда

Балалар иҗаты үзәгенең "Умники и умницы" алтынчы төркемендә тәрбияләнүчеләре өчен өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Фикус кызы Кадраева җитәкчелегендә безнең тарих-туган якны өйрәнү музеенда Илеш районы фаунасы һәм флорасы буенча тематик экскурсия үткәрелде.

Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре музейдаБалалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре музейда
Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре музейда

Балалар мамонтның казык тешләренә кагылып, 12 мең ел элек хайваннар дөньясына багышланган экспозициягә карап ( БашДУ галимнәре нәкъ менә шундый датаны безнең территориядә табылган хайваннар калдыкларына таянып билгеләгәннәр) үлән ашаучы бу зур хайваннарны күзалларына китерделәр һәм үзләренең яраткан мультфильмнарының берсен - "Ледниковый период"ны искә төшерделәр.
Шулай ук балаларга "Этнография" залыннан кайчандыр бу территориядә яшәүче дәү бабаларыбыз тормышын тасвирлаган экспонатлар күрсәтелде.
Кечкенә кунакларыбызның хәтерләрендә күргәннәре һәм ишеткәннәре якты тәэсирләр калдырыр дип өметләнәбез.

Источник

Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре музейда
Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре музейда
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас