Агымдагы елда илебез Бөек Җиңүнең 79 еллык юбилеен билгеләде. Шул уңайдан социаль-мәдәни, спорт учреждениеләрендә сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре белән очрашулар, авыл советы авыл биләмәләрендә тантаналы митинглар узды.
9 май көне иртәсендә район халкы да бердәм булып Дан монументына, аннан соң үзәк мәйданга җыелды. Бу көнне суык һава торышы булуына карамастан, һәркем бәйрәмгә ашкынып килде. Халыкның күңелләрен ата-бабаларыбыз җиңүе өчен горурлык хисе җылыта иде.
Тәүдә яу яланында ятып калган илешлеләр, яугирләр истәлегенә ветераннар, район оешма- предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары Дан монументына чәчәкләр салды. Арытаба алар үзәк мәйданга юнәлде. Анда бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды – үзәк мәйданга Җиңү байрагы һәм дәүләт флагы кертелде. Аның артыннан Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган парадта – кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр, яшь армиячеләр, кадетлар, уку отличниклары, олимпиадалар һәм спорт ярышлары җиңүчеләре үтте.
Шулай ук парадта хәрби техника, мотоцикллар һәм тәгәрмәчле мунча тагылган УАЗ хантер катнашты, алар шушы көннәрдә безнең сугышчыларга махсус хәрби операция үткәрү зонасына җибәреләчәк. УАЗ хантер (шәхси эшкуар Финат Харисов тәкъдим итте), тәгәрмәчле мунча ( “Башкиравтодор” җәмгыятенең Илеш филиалы район юл-ремонт төзелеше идарәсе җитәкчесе Рубин Галимов) парадта узды.
Бөек Җиңү көненә багышланган митингта катнашучылар алдында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин чыгыш ясап, ветераннарны бәйрәм белән ихлас котлады, күрсәткән батырлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде.
-Еллар узган саен, һәркайсыбызның күңелендә җиңүчеләр буыны батырлыгы турында хәтер сакланыр. Ә югалтулар белән сугарылган Җиңү көне горурлык, батырлык, халкыбызның рухының бөеклеге һәм көче символы булып калачак. Кызганычка каршы, без бүген дә гражданнарыбызның азатлык һәм бәйсезлек хокукын якларга мәҗбүр. Хәзер илебез нацизм идеологиясенең яңа токымы белән яңадан көрәшә. Без, ата-бабаларыбыз кебек үк, гадел дөнья төзелеше өчен көрәшәбез, бердәм сафта торабыз. Ватан өчен авыр вакытта аны яклап чыккан һәм сугыш зонасында хәрби бурычын үтәгән кешеләрнең ныклыгына һәм батырлыгына сокланабыз. Райондашларның батырлыгы - үлемсез һәм без алар өчен зур горурлык кичерәбез,- диде ул үз чыгышында.
Бөек Ватан сугышы һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә ятып калган яугирләр бер минут тын калып искә алынды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Риза Хәкимов чыгыш ясап, районда өлкән буынга игътибарлылык, кайгыртучанлык күрсәтелүен билгеләп, Хөкүмәткә, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, яшьләрне өлкән буын эстафетасын ышанычлы дәвам итәргә, яугирләр батырлыгын онытмаска чакырды. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Фларис Шәйхетдинов, ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Мәрданов изге теләкләрен юллап, бердәм булырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өндәде. Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Тимур Сәфиуллин булачак солдатлар исеменнән туган ил азатлыгын саклауда лаеклы алмашчы булырга, Ватанга намус белән хезмәт итәргә сүз бирде. Бәйрәм чарасында катнашучыларга район үзешчән сәнгать осталары күркәм концерт программасын күрсәтте. Яхшы традициягә әверелгән солдат боткасы бәйрәм кунакларын янә үз янына җыйды.
***
Ел саен Җиңү көнендә район гәзите “Маяк” Кубогына җиңел атлетика эстафетасы үткәрелә. Быел да ветераннарга хөрмәт йөзеннән, шулай ук Украинада махсус хәрби операциядә башларын салган якташларыбыз истәлегенә, яшьләрне алар үрнәгендә тәрбияләү максатыннан ярыш актив узды.
Эстафетада район мәктәпләре командалары үзара ярышты. Кече төркемнәр арасында Югары Яркәйдәге беренче гимназия командасы җиңүче булса, икенче һәм өченче урыннарны Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәбе һәм Карабаш урта мәктәбе спортчылары бүлеште. Белем бирү учреждениеләренең өлкән төркемендә Югары Яркәйдәге беренче гимназия командасына тиңнәр табылмады, Башкорт аграр-технология колледжы һәм Түбән Яркәйдәге лицей укучылары икенче-өченче урыннарга чыкты. Җиңүчеләр Илеш мәгълүмат үзәгенең Мактау грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнде.
Шулай ук бу көнне М.Гәрәев ис. балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өлкәннәр арасында - шашка, яшьләр арасында мини-футбол буенча ярышлар үтте. Ә үзәк мәйданда Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучылары асфальтта «Җиңүне сурәтлибез» рәсемнәр конкурсын оештырды.
Без Җиңүнең нинди корбаннар хакына яулап алынуын беркайчан да онытырга тиеш түгелбез. Бүген һәркайсыбызның күңеле бер уй, бер теләк белән сугарылган: Туган илебез туфрагын дошман танклары таптамасын, күкләребез гел аяз, ил – көннәребез имин булсын!
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.