Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
16 Май 2024, 10:20

Тормыш юлы матур тарих

 Түбән Череккүл авылының хөрмәтле хезмәт ветераны Әнүзә Мирзагабдрахман кызы Мирзакаева  90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде.

Тормыш юлы матур тарихТормыш юлы матур тарих
Тормыш юлы матур тарих

Аның тормыш юлы шул чор кешеләренекеннән аерылмый, диярлек. Җәйләү авылында сигез бала арасында өченчесе булып дөньяга аваз сала. Күпбалалы гаиләдә үскән кызчык кечкенәдән үк җаваплылык, бербереңә ярдәм итү, ихтирамлы һәм миһербанлы булуның иң асыл сыйфатлар булуын белеп үсә. Сабый гына көенчә, Бөек Ватан сугышы чорында бөтен авырлыкларны кичергән, өйдә дә, көченнән килгәнчә колхоз эшләрендә дә катнашкан.

Әтисе 1941 елда фронтка юллангач, ачлы-туклы тормыш булса да, әниләре балаларын ач-ялангач итми үстерергә тырышкан. Бакча тутырып бәрәңгесен утыртканнар, урманнан кайтып кермичә, үләнен дә җыйганнар. “Мәктәптә укыганда ашлык үлчәп торучы итеп билгеләделәр, бер эштән дә калмадык, саламын да яндырдык, чөгендерен дә утадык”, -дип искә ала ветеран балачагын.

Авыр еллар булуга карамастан, Әнүзә 1941 елда укырга керә, үткерлеге, тырышлыгы, зирәклеге, мәктәптә дә яхшы укуы, фәннәрне тиз отып алуы белән аерылып тора. Җәйләүдә башлангыч сыйныфны укыса, Исәмәт авылында 7 сыйныфка кадәр белем ала, арытаба 30 чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә җәяү йөреп, 10 нчы сыйныфны тәмамлый. Белемгә омтылышы көчле булган кыз Бөре шәһәрендә кооператив техникумында бухгалтерлык һөнәрен үзләштерә. 

1955 елда Түбән Череккүл авылында беренче хезмәт юлын башлый һәм булачак тормыш иптәше - Илһаметдин Сәләхетдин улы белән танышып, берберсен ошатып, вәгъдәләр куешып, гаилә корып җибәрәләр. Икесе дә бик тырыш булалар, тормышны җигелеп тарталар.

Түбән Череккүл авылында башта 12 ел кибеттә сатучы булып эшли. Арытаба 26 ел дәвамында иң кирәкле, мөһимнәр рәтендә булган почта хезмәтендә җитәкче вазифасын башкара. Бу чорда гәзит-журналлар олыларга ил-көндәге яңалыклар чыганагы, ә инде якын дустың яки туганыңнан хат, котлау открыткасы алу - иң күңелле мизгелләрнең берсе була. Суык, ягарга мөрҗәсе дә булмаган почта бинасында ничәмә еллар эшләргә туры килә, өстеннән тун төшми, әмма сугыштан соңгы елларда авырлыклар аша чыныккан кыз зарланмый, тырыша. Берүзе биш төбәкне - Этәй, Югары Череккүл, Буралы, Теләпән, Түбән Череккүл авылларын хезмәтләндерә. Кибеттәге сатучылар көндәлек яки атналык акчаны китереп тапшыралар, өстәвенә Саклык кассасы белән эш итү дә аңа йөкләтелгән. Көнозынына почтадан кеше өзелми, кемдер акча сала, кемдер посылка җибәрә. Хат ташучыларга гәзит-журналларны, хатларны бүлеп бирү дә аның куллары аша үтә. “Ул чорда һәр йорт 11әр данә басма алдыра торган иде. Ул гына да түгел, райкомнан гәзиткә яздыру буенча план бирелә, аны үтәү өчен, эш сәгате беткәннән соң авыл буйлап һәр йортка кереп имза җыям. Моннан тыш, колхоз кушуы буенча, язгы чәчү, көзге уңыш чорында басуда эшләргә, җәен чөгендер утауда, амбарда ашлык тазартырга да, йорт хуҗалыгында да җитешергә кирәк. Хезмәтем бер дә җиңелләрдән булмаса да, бар нәрсәгә дә өлгердем, лаеклы ялга кадәр тырышып эшләдем”, -ди ветеран үткәннәрен барлап.

Ачык йөзле, тәмле сүзле, игътибарлы, һәркем белән уртак тел табучы мөлаем Әнүзә үз һөнәре остасы булганга күрә дә, авылдашларының хөрмәтен казана. Ел саен бирелгән планнарны арттырып үтәп, югары күрсәткечләргә ирешкәне, намуслы тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә, ә иң мөһиме -Советлар Союзында хезмәт дисциплинасын үрнәк итеп саклаган кешеләргә бирелә торган рәсми мактаулы “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Хезмәт ветераны” исеме бирелә.

Тормыш иптәше Илһаметдин 40 ел Куйбышев ис. колхозда бригадир вазифасын намус белән үти, кызганычка каршы, 2001 елда ул мәрхүм була, парлы картлык бәхетен татый алмый. Мирзакаевлар өч кызга гомер биреп, тәрбияле итеп үстерәләр, укыталар, зур тормыш юлына чыгаралар. Олы кызы Этәйдә, уртанчысы һәм кечесе Дүртөйледә матур гаилә корып, үз тормышлары белән яшиләр.

Килен булып төшкән көннән бирле Әнүзә Мирзагабдрахман кызы бианасы белән 35 ел бергә тату гомер кичерә. “Элек бала белән декретта утыруны белмәдек, 56 көн тулуга эшкә чыгып китә торган идем. Балаларым һәрвакыт тамагы тук, караулы булды, шуңа бианама гомер буе рәхмәтлемен. Матур итеп тәрбияләп соңгы юлга озаттык, хәзер мин аны догамнан калдырмыйм, иң беренче аның исемен әйтәм”,- ди өлкән буын вәкиле. Инде үзе тугыз дистәне ваклавына карамастан, килен булып төшкән нигезен ташламый, “аяк – кулларым йөреп торганда, үземнең дөньямда яшим”, ди ул. Бүгенге көндә биш оныгы, җиде оныкачы бар, кияүләре дә аны һәрвакыт хөрмәт итеп тора. Бәлешләр, тәбикмәкләр пешереп, балаларын, оныкларын каршы ала, озатып кала. Мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый, атна саен Илүс хәзрәт хөрмәтләп, җомга намазына үз машинасы белән килеп ала, кайтарып куя. Йортына килеп керсәң, чисталыгына, пөхтәлегенә таң калырлык. Киләчәктә дөньялар тыныч булсын да, балалар кайгы-хәсрәт күрмәсен, бар кеше бәхетле яшәсен дип тели ветеран. Өлкән яшьтә булуына карамастан, авылдашлары аңа апа дип дәшә, ихтирам һәм хөрмәт итә.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас