Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
17 Май 2024, 06:15

Кагыйдәләрне үтәү - иминлек гарантиясе

Яз, җәй һәм көз аварияләрен анализлаганда, ике тәгәрмәчле механик транспорт чарасын йөртүчеләр һәм пассажирлар, шул исәптән балалар арасында аварияләр артуы күзәтелә.

Кагыйдәләрне үтәү - иминлек гарантиясеКагыйдәләрне үтәү - иминлек гарантиясе
Кагыйдәләрне үтәү - иминлек гарантиясе

Мототранспорт катнашлыгындагы юлтранспорт һәлакәтләре авыр нәтиҗәләргә китерә. Күп кенә мотоцикл яратучы яшьләр (бигрәк тә балигъ булмаганнар) яки гамәлдәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бөтенләй белми яисә аларны аңлы рәвештә үтәми.

Без кагыйдәләрнең төп моментларын тагын бер кат искә төшерәбез: прицеплы яисә прицепсыз, двигательнең эш көче (эчке янулы двигатель очрагында) 50 куб. см яисә максималь конструктив тизлек (теләсә кайсы двигатель вакытында) 50 км/сәг. артып китүче ике тәгәрмәчле механик транспорт чарасы мотоцикл була. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ул - транспорт чарасы һәм аны йөртүче РФ транспорт чаралары йөртүчеләре өчен каралган барлык кагыйдәләргә буйсына.

Механик транспорт чарасын йөртүченең (шул исәптән мотоциклны да) үзе белән документлары булырга тиеш. Аларны ул полиция хезмәткәрләре таләбе буенча тикшерү өчен күрсәтә. Шуңа күрә тиешле категориядәге транспорт чарасы белән идарә итү хокукына машина йөртү таныклыгы, әлеге транспорт чарасына теркәү документлары, транспорт чарасы хуҗасының граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү полисы булу шарт.

Уналты яшькә җиткән шәхесләргә – “М” категорияле һәм “А1” подкатегорияле транспорт чараларында, унсигез яшькә җиткәннәргә «А» категорияле транспорт чаралары белән идарә итү хокукы бирелә.

Мотоцикл йөртүче транспорт белән идарә иткәндә эләктерелмәле мотошлемда булырга һәм пассажирларны эләктерелмәгән мотошлемсыз йөртмәскә тиеш. Аның эшче тормоз системасы, руль идарәсе төзек булмаса, фаралары һәм арткы габаритлы утлары янмаган очракта, яңгыр яки кар яуганда пыяла чистаркычы эшләмәсә аңа хәрәкәт итү тыела.

Машина йөртүчегә (шул исәптән мотоцикл йөртүчегә) исерек хәлдә (алкоголь, наркотик яки башка әйбер кулланганда) транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамый. Игътибарын начарайтучы дару препаратлары йогынтысында, яки арыган хәлдә, яисә хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куйган очракта руль артына утыру тыела. Дару препаратлары йогынтысында, яисә чирле һәм арыган хәлдә булган шәхесләргә, яки үзе белән әлеге категориянең водитель таныклыгы булмаган шәхесләргә транспорт чарасы белән идарә итүне тапшырырга ярамый. Шулай ук оештырылган колонналарны (шул исәптән җәяүле) кисеп үтү һәм арасында урын алу тыела; юл-транспорт һәлакәтеннән соң, үзенең дә аңа катнашлыгы булса, яки полиция хезмәткәре таләбе буенча транспорт чарасы туктатылганнан соң да, исерткеч эчемлекләр, наркотик, психотроп яки башка аңны томалаучы матдәләр куллану, хәрәкәт вакытында телефоннан куллану тыела.

Тәүлекнең якты вакытында мотоциклда фараларның якындагы яктылыгы янарга тиеш.

Йөк мотоциклы кузовында һәм мотоциклның утыру өчен каралган конструкциясеннән тыш; транспорт чарасының техник характеристикасында каралган кеше саныннан артып китсә кешеләрне утыртып йөртү тыела. 12 яшькә кадәр балаларны мотоциклның арткы утыргычында йөртып йөртергә ярамый.

Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас