Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
17 Май 2024, 10:40

“Канатлы атлар” фестивале

Уфада иппотерапия үзәге базасында 16-17 майда ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Канатлы атлар» ат-спорт фестивале уза.

“Канатлы атлар” фестивале“Канатлы атлар” фестивале
“Канатлы атлар” фестивале

Фестивальнең максаты - мөмкинлекләре чикләнгән балаларны ат спортына, иппотерапия белән шөгыльләнү аша адаптив физик культурага җәлеп итү. Катнашучылар үзләренең спорт әзерлеген һәм ат белән идарә итү күнекмәләрен күрсәтәчәкләр, лабиринтлар аша үтәчәкләр һәм башка бик күп киртәләрне үтәчәкләр.

Илеш коррекцион мәктәп-интернатыннан ярышларда катнашучы команда составы: физик культура укытучысы Рәүф Рәис улы Дәүләтгәрәев, Фаяз Хәтмуллин, Тимур Исламгалиев, Илнар Шакирҗәнов, Азамат Дәүләтшин, Раушат Ситдыйков, Динис Гыйләҗев.

Катнашучыларга үзләренең осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәтү, актив ял итү һәм ярышларда лаеклы катнашу телибез.

Чыганак

“Канатлы атлар” фестивале
“Канатлы атлар” фестивале
“Канатлы атлар” фестивале
“Канатлы атлар” фестивале
“Канатлы атлар” фестивале
“Канатлы атлар” фестивале
“Канатлы атлар” фестивале
“Канатлы атлар” фестивале
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас