Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
17 Май 2024, 06:25

Котлыйбыз!

Түбән Череккүл авылыннан хезмәт ветераны Әнүзә Мирзагабдрахман кызы Мирзакаевага  90 яшь тулды.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Әнүзә Мирзакаева үз тормышын почтада эшләүгә багышлый. Ул гади почтальоннан почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигына кадәр юл үтә. Талантлы почта хезмәткәре эшкә сәләтле һәм иҗади коллектив булдыра. Аңа хас булган зур ихтыяр, актив тормыш позициясе яшьләр өчен үрнәк булып тора. Лаеклы ялда булга карамастан, ул җәмәгать эше белән армый-талмый шөгыльләнүен дәвам итә, авыл һәм район тормышында актив катнаша.

Бу истәлекле көнне аны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәертдинов, Череккүл авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Нияз Галиев, район ветераннар Советы рәисе Анатолий Романов, Череккүл авыл советы авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Рәмил Шамратов котладылар, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Олы яшьтәге кешегә мондый картлык елларында күп кирәкме? Сәламәтлек һәм бераз игътибар – бу бүген иң мөһиме. Хөрмәтле ветераныбызга сәламәтлек, имин тормыш телибез.

Чыганак

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас