-Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта гомум белем бирү мәктәбенең 4б сыйныф укучылары хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю пунктына беренче кирәкле әйберләр тапшырды.
"Башлангыч мәктәпне тәмамлау уңаеннан, без балалар белән бергә махсус хәрби операция зонасында булган солдатларыбызга ярдәм итәргә булдык. Сугышчан рухны ныгыту өчен балалар сугышчыларыбызга хатлар яздылар. Хатлар солдатларыбыз өчен яхшы хәбәр булачак. Тыныч күк өчен без аларга рәхмәтебезне белдерәбез", - дип билгеләп үтте сыйныф җитәкчесе Ләйсән Шәрипова.
-Түбән Яркәй авылында яшәүчебез солдатлар өчен тартма белән сабын калдырды.
Барлык игелекле эшләрегез сезгә шатлык һәм иминлек китерсен!
Ә без солдатларыбызның исән-сау һәм имин өйләренә кайтуларын көтәбез!