Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
18 Май 2024, 05:15

Фронттагыларга ярдәм

Сугыш яланындагы гармун тавышы – бераз көрәш туктаган арада ял минутлары бүләк итүче моң бит ул. Үзебезчә яңгыраган милли көй булсынмы, башка сәнгать әсәреме, ул үлем белән күзгә-күз очрашкан яугирләрнең күңелендә өмет уята.

Фронттагыларга ярдәмФронттагыларга ярдәм
Фронттагыларга ярдәм

Кара кайгылы сугыш күренешләрен күреп ялыккан солдатларның көнкүрешен ямьләп, йөрәкләрендә яшәү дәрте кабындырып, җиңүгә ышаныч уятып җибәрә. Шуны исәптә тотып, Югары Яркәй авылыннан Фирүзә һәм Шәрифҗан Муллаяновлар гуманитар ярдәм җыю пунктына баян тапшырганнар. Яшь чагында Шәрифҗан абый әлеге музыка коралында уйнау осталыгы белән дан тоткан. Хәзер, өлкәнәюе аркасында, ул баянны алгы сызыктагы якташларына тапшырырга карар итә. Ул авыр вакытларда аларга ярдәм итәргә тели һәм музыка безнең көрәшчеләрнең рухын һәм кәефен күтәрер дип өметләнә. Әлбәттә, мондый истәлекле бүләкне яугирләр шатланып кабул итәр.

Ярдәм җыю пунтына изге күңелле илешлеләр эзне суытмый. Югары Яркәйдәге 80 нче даруханә хезмәткәрләре дә бердәм кушылды әлеге игелекле гамәлгә. Алар гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тушенка, куертылган сөт, салфеткалар, носкилар һәм кулъяулыклар алып килгәннәр.

Һәркемнең райондашларга ярдәм итүе, тылдагыларның изге гамәлләре яудагыларга көч һәм дәрт биреп тора. Якташларыбызның исән-имин кайтуын теләп, догалар кылыйк, ярдәм җыюга бердәм кушылыйк.

Ильфира ФИДАИЛОВА.

Фронттагыларга ярдәм
Фронттагыларга ярдәм
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас