Ел саен Иске Күктау авылында Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен тантаналы шартларда билгеләп үтәләр. Быел да бәйрәмнең 79 еллыгы алдыннан авыл халкы һәм кунаклары солдатларның шул авыр еллардагы батырлыкларын искә алу өчен бергә җыелды. Авыл халкы авырлыклардан курыкмаган һәм илебезгә тынычлык китергән кешеләргә рәхмәтләрен һәм соклануларын белдерер өчен митингка чыкты.
Тәүдә чарага җыелучылар мәчеттә сугышта һәлак булган якташлары, туганнары, ата-бабалары рухына дога кылды. Арытаба алар клуб янына җыелды һәм Иске Күктау урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашлыгындагы парадны каршы алды.
Бәйрәм чарасы мөһим һәм күңелгә үтеп керерлек мизгелләр белән үрелеп барды. Чарада Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае депутаты Фларис Шәйхетдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев, «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте директоры Айдар Мөхәрләмов, Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Радмир Мөбәрәков, ”Хәрби туганлык” ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов һәм локаль сугышлар ветераннары катнашты.
Соңыннан чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында башларын салган бабайлар, әтиләр истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр һәм венок салды.
“Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән традицион солдат боткасы һәм тукмачы да тәкъдим ителде.
Ветераннарны кайгырту, яшь буынны Җиңү солдатларының героик үрнәкләрендә тәрбияләү, тарихыбызны һәм сугыш турындагы дөреслекнең һәр бөртеген кадерләп саклау - безнең изге бурычыбыз. Бу истәлек мәңгелек булсын, ә ата-бабаларыбызның батырлыгы безне һәрвакыт бөек эшләргә рухландырсын!
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.