Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
18 Май 2024, 05:30

Изге эшкә теләп кушылганнар

Базытамак авыл советы авыл биләмәсеннән 608, шул исәптән Кызыл Йолдыз авылыннан 19 ирегет дәһшәтле алышка кушылып, аның күпмесе яу яланында ятып кала, әйләнеп кайтканнары да авыр яралардан мантый алмыйча, тыныч тормышта якты дөнья белән хушлаша. Илебезне, җиребезне яклап көрәшкән яугирләрнең батырлыгыбәһалап бетергесез. аларны искә алу, хөрмәтләү йөзен нән елныңелында митинглар оештырыла.

Изге эшкә теләп кушылганнарИзге эшкә теләп кушылганнар
Изге эшкә теләп кушылганнар

Сугышта катнашучыларның исемен мәңгеләштерү максатында Кызыл Йолдыз авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан мемориаль һәйкәл ачылды. Авыл старостасы Венер Глүс улы Гыйльманов инициативасын авылдашлары бердәм булып хуплап алып, изге эшкә теләп кушылган һәм биредә Базытамак авыл советы авыл биләмәсе хакимияте ярдәме белән яңа һәйкәл эшләнгән. Обелискны ачу тантанасында муниципаль район Советы секретаре Игорь Владимирович Никифоров катнашып, чыгыш ясады һәм Венер Гыйльмановка Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хатын тапшырды. Базытамак авыл советы авыл биләмәсе Башлыгы Илфат Рифат улы Закиров, Айрат хәзрәт йолдызлыларга изге теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре күркәм концерт программасы тәкъдим итте.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас