Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр еллар өлкән буынның йөрәгендә уелып калган, ә менә яшь буынга тарихи үткәнебез турында без җиткерергә бурычлы. Нәкъ шушы максатны алга куеп, “Эшлекле гамәлләр” партия проекты кысаларында “Бөек Җиңүгә дан” яңа обелиск ачылды. Ул әлеге вакытта эшләп килүче белем учреждениесе янында урнашкан. Яу кырында илебез азатлыгы өчен башын салган солдатлар исемнәре яңа һәйкәлгә уелып язылган. Бөек Җиңү хакына һәлак булганнарның батырлыгын мәңгеләштерү йөзеннән урнаштырылган обелиск муниципаль район хакимияте, авыл советы авыл биләмәсе, урындагы халык һ.б. ярдәме белән башкарылган. Аны ачу тантанасында муниципаль район
Совет секретаре Игорь Никифоров, биләмә башлыгы Илдар Муллаголов, авыл халкы катнашты. Яугирләр истәлегенә венок салынды, аларның батырлыгы бер минут тынлык белән искә алынды. Изге эшне гамәлгә ашыруда, аны төзү эшләрендә Альмир Гәрәев, Камил Галимов, Венер Гыйльметдинов зур көч салган. Акча средстволары белән изге эшкә битараф булмаган авыл халкы ярдәмләшкән.
Игорь Владимирович авыл халкына инициативалары һәм Бөек Җиңү турындагы тарихи истәлеккә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерде. Әлеге эшнең ата-бабаларыбызның батырлыклары турында яшь буыннарга истәлекне саклау һәм тапшыру өчен мөһим булуын ассызыклады.
Обелиск Үрмәт авылы тарихының аерылгысыз өлеше һәм тыныч тормышның югары бәягә ия булуын искә төшерә, аның өчен көрәшергә һәм сакларга кирәк.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.