Болар - аеруча куркыныч, наркотикка көчле бәйлелек китереп чыгаручы һәм сәламәтлеккә төзәлмәслек зыян салучы наркотик средстволар. Үсмерләр наркоманиясе – наркоманиянең аерым бер төре. Кеше шәхес буларак формалашмаган чагында тормышны белми, үзенә максат куймаган була һәм шушы моментта психикага наркотиклар атака башлый, шулай үсмернең тормышка карата кызыксынуы югала. Наркоманияне профилактикалау, минем фикеремчә, ата-анадан башланырга, алар балаларга наркотикларның зыяны турында сөйләргә тиеш. Үзара дустанә мөнәсәбәт, балалар һәм ата-аналар арасында ачыктан-ачык сөйләшү – наркоманияне профилактикалауның төп нигезе. Ваемсызлык, гаилә мөнәсәбәтендә дорфалык һәм диктаторлык практикасы баланы начар вәсвәсәдән, шул исәптән наркотиклардан якланмаган хәлдә калдыра. Әгәр дә үсмернең аралашуда проблемалары булса, үз-үзенә бикләнсә, психологик тренинглар нәтиҗәле йогынты ясарга мөмкин. Укыту учреждениеләре дә читтә калырга хокуклы түгел, анда наркоманияне профилактикалау үтемле формада үтәргә, үсмерләрдә наркотиклардан баш тартуны каты позициядә формалаштырырга тиеш. Яшьләрдә наркотикларга каршы барьер формалашсын өчен мәктәпләрдә һәм башка учреждениеләрдә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, лекцияләр, анкеталаштыру, төрле чаралар, рольле уеннар үткәрелергә тиеш. Әмма үсмерләргә хас булган үз сәламәтлегенә җиңел караш булуы исәпкә алынмый. Үсмер өчен мәгълүматны кызыклы һәм аңлаешлы итеп җиткерү – наркотиклар зыяны турында махсус яшьләр тапшыруы, телевидениедә күрсәтелгән фильмнар. Әмма үсмер янында наркотиклар (эчкечелек тә – наркоманиянең бер төре) кулланучы өлкәннәр, аеруча якыннары, дуслары начар гадәтле булса, бар яклап уйланылган профилактика да нәтиҗәсез була. Бу очракта балада әлеге матдәләрнең зарарлыгы турындагы тапшырулар аның зыяны турында дөрес мәгълүмат бирми дигән фикер барлыкка килә, имеш наркотикларны куллана башласаң да, ташлап була икән дип уйлый. Яшьләргә шуны аңларга кирәк: «кайф» хәле тиз арада «ломка» халәтенә әйләнә, гомумән, кеше әлеге матдәне кулланган саен таудан төшкән шикелле аска тәгәри, үзе дә сизмичә, тормышын фаҗигале тәмамларга мөмкин.
Азамат ЗАРИПОВ, полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.