Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
19 Май 2024, 05:10

Кужбахтыда музей ачылды

2022 елның 24 февралендә Русия украинада махсус хәрби операция башлады. Курку белмәс илешнең ир-егетләре дә илебез сагына басты. Бүгенге көнгәчә алар үз бурычларын намуслы үти. Тылдагылар исә аларга һәрьяклап ярдәм кулы суза, даими рәвештә гуманитар йөк озатып тора. Бу җәһәттән районда фронттагылар өчен гуманитар ярдәмне кабул итү пунктының оператив штабы уңышлы эшли. Аның җитәкчесе Илдар Хөснуллин якташ яугирләр белән һәрчак бәйләнештә тора, кирәкле ярдәмне оештыруда, аны җыеп, туплап җибәрүдә булыша.

Кужбахтыда музей ачылдыКужбахтыда музей ачылды
Кужбахтыда музей ачылды

Халыкның да активлыгы, бердәмлеге яу яланында көрәшүче илешлеләргә яңа көч, җиңүгә дәрт бирә.

Җиңү бәйрәме алдыннан тынгы белмәс, инициативалы Илдар Җәүдәт улы күптәннән күңелендә йөрткән теләген тормышка ашырды. Башта истәлекле әйберләр, ядкарьләр туплады. Музей ачу нияте тәмам күңеленә тынгылык бирми башлагач, район хакимияте башлыгы белән киңәшләшеп, аның ярдәменә таянып, мәктәп директоры белән берлектә белем учагында булдырырга карар кылдылар. Ә аның биредә ачылуы бер дә очраклы түгел. Яшь буын күңелендә патриотик рух, илсөярлек тәрбияләүдә әлбәттә музейның роле зур. Шуны исәпкә алып, музей мәктәп бинасында урнашты.

Кужбахты урта мәктәбендә махсус хәрби операциягә багышланган музейны ачу тантаналы шартларда үтте. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, махсус хәрби операция ветераннары, батырларча һәлак булганнарның әниләре, тормыш иптәшләре һәм килгән кунаклар катнашты.
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы Фәдис Нуртдинов, һәлак булган яугирнең әнисе Ваҗиһә Мөхәметдинова, һәлак булган яугирнең тормыш иптәше Наилә Абдуллина да чыгыш ясады. Алар барысы да әлеге музейны булдыруга үз өлешләрен керткән оештыручыларга һәм спонсорларга рәхмәт белдерде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә экспозицияләрен әзерләүдә нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм актив катнашканы өчен Кужбахты урта мәктәбе директоры Айгөл Мөхәметдиновага Мактау грамотасы, районның ярдәм күрсәтү штабы начальнигы Илдар Хөснуллинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин:

- Районыбызда махсус хәрби операциягә багышланган беренче музей ачылды. Аның Кужбахты авылында урнашуының сәбәпләре бар. Нәкъ менә шушы төбәктән күп кенә ир-егетләр үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына юлланды. Авыл биләмәсендә изге күңелле кешеләр берләшеп, игелекле эшләр башкара һәм яугирләргә ярдәм итә. Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булучылар да шактый. Бу музей безнең геройлар һәм аларның батырлыклары турында якты истәлек сакласын иде, – диде ул.

Арытаба чара кунаклары музей белән таныштылар, андагы төрле экспозицияләр, шәхси әйберләр һәм трофейлар белән тулы витриналарны карадылар. Музейда хәрби операция башлану турында мәгълүмати материаллар, сугышчыларның шәхси әйберләре, бүләкләр, экипировка, корал, солдатларга хатлар бар. Хәрбиләрнең көнкүреше, гуманитар ярдәм җибәрү мизгелләре төшерелгән фотолар, шулай ук сугыш кадрлары урын алган.

Күркәм чараны Кужбахты урта мәктәбе укучылары җыр-биюләр белән бизәде.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.



Кужбахтыда музей ачылды
Кужбахтыда музей ачылды
Кужбахтыда музей ачылды
Кужбахтыда музей ачылды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас