Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
19 Май 2024, 06:00

Ватанының лаеклы улы

Солдат әти - әнисе булу күңел тынычлыгын алса да, зур горурлык ул. Ир бала үстерүче ата - аналар баласы туганнан улларын армия сафына җибәрергә әзерләнә башлыйдыр, чөнки көннәрдән беркөнне аларга да шундый сагышлы бәхетне татыйсы була бит.

Ватанының лаеклы улыВатанының лаеклы улы
Ватанының лаеклы улы

Улын үстереп, солдатка озаткан чакта бигрәк тә әти кеше горурлык хисләре кичерәдер. Буралы авылында яшәүче Таңчулпан һәм Дамир Фатыйховлар да уллары Линарны 2023 елның маенда зур дулкынлану һәм борчылу белән хәрби хезмәткә озаткан иде. Армия сафларына алынганчы ул Югары Яркәйдәге лицейны, Агыйдел шәһәрендәге колледжны тәмамлаган. «Ярый әле телефоннан сөйләшеп торабыз. Хәзер хатлар язышу заманнары узды инде. Улымның тавышын ишеткәч, үз янымда кебек хис итәм. Сагыну хисләрен басу өчен җанга якын тавышны ишетү дә җитә шул кайчак», - ди Таңчулпан.

Линар күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Биш бала арасында иң кечесе - төпчеге. Әнисе зур горурлык белән 2004 елдан «Ана даны» медален йөртә. Таңчулпан һәм Дамир бүгенге көндә хаклы ялда, ихата тутырып кош -корт, мал-туар асрап, мул тормышта яшиләр.

Шушы көннәрдә уллары хезмәт иткән Мәскәү өлкәсендәге хәрби частьтән Рәхмәт хаты килеп төште. «Хәзмәт итү дәверендә сезнең улыгыз үзен гадел, башкаручан һәм җаваплы хәрби хезмәткәр итеп күрсәтте. Линар намуслы, ышанып тапшырылган хәрби корал һәм техника белән оста эш итә белә. Хезмәттәшләре, командирлар арасында абруй казанды, хәрби дисциплина буенча иптәшләренә үрнәк булып тора, хәрби хезмәткәр исемен горур йөртә. Улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәбез. Линар киләчәктә дә гаиләгезнең, туганнарыгызның ныклы терәге, туган илебезнең горурлыгы, ышанычлы таянычы-үз Ватанының лаеклы улы булыр дип ышанып калабыз», - диелә хат юлларында. Часть командирының улларына шундый бәя бирүе атаана өчен зур шатлык һәм куаныч. «Солдат әти -әнисе булу күңел тынычлыгын алса да, зур горурлык ул», -ди гаилә башлыгы. Тиздән Линар хезмәтен тутырып туган авылына кайтачак. Шатлыклы очрашулар насыйп булсын!

Фәния МУЛЛАӘХМӘТОВА. Буралы авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас