Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
20 Май 2024, 07:25

“Хәвефсез тәгәрмәч-2024”

14-17 май көннәрендә Мәләвез районының "Тау һавасы" балалар сәламәтләндерү лагеры базасында муниципаль этапларда җиңүче командалар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч" хәрәкәтенең яшь инспекторлары республика конкурсының финалы узды.

“Хәвефсез тәгәрмәч-2024”“Хәвефсез тәгәрмәч-2024”
“Хәвефсез тәгәрмәч-2024”

Республиканың 62 муниципаль берәмлегеннән 248 яшүсмер конкурсның төрле этапларында җиңү өчен көрәште.
Илеш районы муниципаль район командасын Югары Яркәйдәге 1 нче санлы гимназиясенең укучылары тәкъдим итте (җитәкчеләре – Алсу Рәфил кызы Миңнекаева).

Мәктәп укучылары юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен белүләрен, велосипедта фигуралы йөрү һәм юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, шулай ук сәхнәдә иҗади чыгыш ясауларын күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең балалар «Фигуралы велосипед йөртү» станциясендә 3 урынны алдылар һәм Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгының БР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе Дипломнары белән бүләкләнделәр.

Командабызны уңышлы чыгышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз, җәйге каникулларның хәвефсез булуын телибез!

Чыганак

“Хәвефсез тәгәрмәч-2024”
“Хәвефсез тәгәрмәч-2024”
“Хәвефсез тәгәрмәч-2024”
“Хәвефсез тәгәрмәч-2024”
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас