+22 °С
Яңгыр
Бүләкләүгә «Иң яхшы остазлык программасы», «Остазлардан Лайфхаклар», «Иң яхшы остазлык практикасы» номинацияләре буенча җиңүчеләр тәкъдим ителде.
Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Иске Куктау урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рәзилә Яппарова "Остазлардан Лайфхаклар" номинациясендә лауреат булды. Ул лауреат Дипломы һәм мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Рәзилә Әкъсән кызын ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез!