Үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга махсус фортепиано кафедрасы доценты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының галим секретаре, укыту һәм тәрбия эше буенча проректор ярдәмчесе, Башкортостан Республикасының атказанган артисты, халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреаты, безнең Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучы Алсу Тимерзаһит кызы Петренко үз студентлары белән килде.
Тамашачылар башкаручыларның шундый тирән һәм профессиональ уеннары белән сокландылар. Концертта катнашучылар һәм аның тыңлаучылары бу иҗади очрашудан бик күп күңелле тәэсирләр алды.