Анда “Без гагаринчылар!” олимпиадасында катнашучы тәрбияләнүчеләрне бүләкләделәр. Быел олимпиадада 13 өлкән мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүче катнашты һәм алар үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтте.
Олимпиада түбәндәге юнәлешләр буенча узды:
- интеллектуаль полиолимпиада.
- физик культура (малайлар һәм кызлар өчен аерым).
- рәсемнәр конкурсы - “Минем космик дөньям” (Ю.А. Гагарин образына багышланган балалар рәсемнәре, космик темага фантазия).
Олимпиадада катнашу - хезмәт нәтиҗәсе һәм көч сынавы, бу дәртле ярышлар һәм яңа белемнәргә омтылу, беренче уңышлар да, билгеле бер тормыш тәҗрибәсе дә.
Олимпиада призерлары җиңүчеләр Дипломнары, истәлекле медальләр һәм значоклар белән бүләкләнде.
Олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән педагогларына оештыру комитетының Мактау грамоталары тапшырылды. Барлык катнашучыларны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!