+22 °С
Яңгыр
Ак юл, сезгә, укучылар!
Иртәгә районның барлык белем бирү учреждениеләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үтә.
Агымдагы елда район буенча 11 сыйныфны -82, тугызынчыны 398 егет һәм кыз тәмамлый. Алда иң мөһим сынау Бердәм дәүләт һәм төпдәүләт имтиханнары көтә.
Бар чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарын уңышлы тапшырып, сайлаган уку йортларының талиблары булып, яраткан һөнәрләрен үзләштерүләрен телибез.