Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 Май 2024, 17:05

Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы ...

Соңгы кыңгырау - дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы.

Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы ...Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы ...
Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы ...

Бүген, 24 майда, Рсай авылы мәктәбен тәмамлаучылар өчен “Соңгы кыңгырау” яңгырады.

Бүген дулкынландыргыч, шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм, чөнки мөһим вакыйгалар һәм күңелле мизгелләр белән тулы мәктәп тормышы артта калды.

Чарада мәктәп директоры Азат Гыймазов, тәрбия буенча директор киңәшчесе Лютция Кәримова, килгән кунаклар, педагогик хезмәт ветераннары, башлангыч сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, һәм, әлбәттә, аларның яраткан сыйныф җитәкчеләре әлеге мөһим вакыйга белән чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга ашыктылар.

Бәхетле чыгарылыш сыйныф укучылары котлауларга һәм үгет-нәсыйхәт сүзләренә җавап итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, вальс биеделәр.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме мәңгегә шатлыклы истәлек булып калачак.

 Чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга имтихан тапшыруда уңышлар, аяз күк йөзе һәм яхшы кәеф телибез. Ак юллар сезгә!

Чыганак

Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы ...
Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы ...
Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы ...
Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы ...
Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы ...
Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы ...
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас