Бу вакыт эчендә бүлекчә тулысынча «Минем документлар» бердәм фирма стиленә туры китерелде, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы мохит оештырылды, мөрәҗәгать статусын күзәтү мөмкинлеге гамәлгә ашырылды, электрон чират барлыкка килде, хезмәтләр исемлеге киңәйтелде.
Штатта 14 хезмәткәр эшли. Аларның дүртесе ачылудан ук - бүлек мөдире Илдар Әхияров, операция залы начальнигы Розалия Насыйпова, алдагы контроль секторының әйдәп баручы белгече Гөлшат Вахитова, алдагы контроль секторының баш белгече Әнфисә Шәмсетдинова.
- Безнең эштә зур һәм мөһим момент бар - без район халкына, димәк, республикабызга иң зур файда китерүебезне аңлыйбыз. Чөнки башта без кабул итүдә кешенең икеләнүен күрәбез, аннары, эшләре тәмамлангач, ул тулы канәгатьлек белән чыгып китә. Киләчәктә дә республикабыз һәм гражданнарыбыз файдасына гына эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Республикада күп функцияле үзәкләр үсешенең аерылгысыз өлеше булган бу мөһим вакыйга уңаеннан бүлекчә эшенә катнашы булган һәркемгә уңышлар телим, - дип уртаклашты бүлекчә мөдире Илдар Әхияров.
Бәйрәм уңаеннан оештырылган чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов катнашып, коллектив эшчәнлегенә уңай бәя бирде, уңышлар теләде, бүлекчәнең әйдәүче белгечләре Лиана Гафаровага һәм Алия Ногъмановага муниципаль район хакимиятенең – Почет грамоталары, баш белгеч Айгөл Вәлиевага һәм әйдәүче белгеч Айсылу Кадраевага Рәхмәт хатларын тапшырды.
Һәр ел саен бүлекчә коллективы дәүләт хезмәтләре үзәге эшен оештыруның иң яхшы практикаларын күрсәтү өчен ел саен үткәрелә торган «Башкортстан Республикасының иң яхшы Күпфункцияле үзәге» республика конкурсында катнаша.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотосы.