Махсус балалар тоту җайланмалары 7 яшькә кадәрге балалар өчен эшләнгән, чөнки кечкенә балаларны гадәти куркынычсызлык каешлары белән бәйләп булмый. Юл-транспорт һәлакәте булган очракта, балалар утыргычлары җитди тән җәрәхәтләре алу куркынычын шактый киметә, чөнки кресло баланың хәлен билгели.
Узган елда район территориясендә балалар катнашлыгында 3 юл һәлакәте теркәлеп, нәни пассажирлар әти-әниләренең балалар тоткарлау җайланмаларын куллануы аркасында исән калдылар.
Русия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9пунктына ярашлы, транспорт чарасы конструкциясе үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларның иминлеген тәэмин итү шарты белән балаларны йөртүне гамәлгә ашыру таләп ителә. Бу кагыйдәне бозучыларга, РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының12.23 маддәсе нигезендә, 3 мең сум штраф яный.
Агымдагы елның беренче кварталында безнең район ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан баланы махсус креслосыз йөртү кагыйдәләрен 18 тапкыр бозу тыелган.
Исегездә тотыгыз! Автомобиль юлга кузгалганда, баланы махсус креслога утыртуны, хәвефсезлек каешен каптыруны гадәткә кертергә кирәк. Чөнки сүз бала гомере һәм аның сәламәтлеге турында бара. Алар әле үзләрен саклый белми, әти-әнисенә ышана.
Өлкәннәр, әйдәгез, балалар ышанычын аклыйк, аларга карата җаваплы һәм игътибарлы булыйк!
Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инепекторы, полициянең өлкән лейтенанты.