Тиздән җәйге каникуллар җитә. Гадәттә, бу вакытта балаларга өлкәннәр ягыннан контроль кими. Шуңа бәйле рәвештә, алар ут белән эш иткәндә һәм сулыкларда булганда бәхетсезлек очраклары ихтималлыгы арта.
Статистика күрсәткәнчә, гадәттә, янгыннарның 15-25 проценты балаларның ут яки җылыту приборлары белән шаяруларыннан чыга. Ул фатирда яки йортта берүзе калып, шырпы ала һәм, өлкәннәр кебек, кәгазьне яндыра, розеткага электр җылыту җайланмасын куша яки урманда, бакчада һ.б. урында күргән кебек учак яндырып җибәрергә мөмкин. Өлкәннәргә охшарга тырышып, балалар кайвакыт тәмәке тарту белән дә мавыга.
Узган елда Чакмагыш районында 3 яшьлек кыз янгында һәлак була. Бу көнне ике бала мунчада уйный һәм анда гадәттә яндыру өчен кулланылган газ кабызгычын табалар. Бер бала аны кулларына ала һәм янәшәдә торган печән өемнәрен яндыра. Янгын чыгып, ут кызны куркыта һәм ул мунчада яшеренә. Соңрак аның гәүдәсен янгын сүндерүчеләр таба.
2023 елның 13 сентябрендә безнең районда 10 яшьлек малайның ут белән шаяруыннан сарай һәм берничә салам төргәге яна.
Янгынны кисәтү өчен янгын хәвефсезлеге чараларын үтәгез. Балаларга шырпы, зажигалкалар, пиротехника белән уйнарга рөхсәт итмәгез, аларны балалар тимәслек урыннарда саклагыз. Сабыйларны күзәтүсез калдырмагыз.
Балаларны сулыкларда да куркыныч көтә. Безнең районда да алар белән бәйле берничә фаҗигале хәл булды. Бергә сулыклар янында булганда да, күзәтүсез калдырмаска кирәк. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аларны бозу нәтиҗәләре турында аңлату эше алып барыгыз. Җәйге каникуллар фаҗигасез, бәла-казасыз үтсен.
Заһит ШӘЙХЕТДИНОВ, 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару часте начальнигы.