Бу чара Илеш һәм Баймак муниципаль район хакимиятләре һәм үзәк китаханәләре тарафыннан Илеш-Баймак дуслыгына 60 ел тулу уңаеннан оештырылды. Урман-таулы Баймак юлының кар-бураннары, бозлы яңгырлары Илештән юлланган иҗатчыларга киртә булып тора алмады. Без, сәяхәтчеләрне, район чигендә икмәк-тоз, кымыз һәм моң белән белән каршы алган баймаклы дусларыбызны күреп, хаттә кырыс табигать ирексездән артка чигенде һәм дустәнә аралашуга мөмкинчелек бирде.
Үзәк китапханә залына җыелган көләч йөзле халыктан, елмаеп-көлеп,үз итеп торган дусларыбыздан бетмәс-төкәнмәс җылылык, яктылык һәмкөч алу бәхетенә ирештек, дисәм, бер дә артык булмас. Мине иң куандырганы шулар: ике районның да китапханә хезмәткәрләре үзләренең бай тәҗрибәсе белән уртаклашты, киләчәккә планнар билгеләде; китапханәләр каршында эшләп килгән «Йәнгүзәй» әдәби берләшмәсе һәм «Илһам» әдәби-музыкаль клубы әгъзалары ялкынлы иҗат җимешләре белән уртаклашты.
Дөнья күләмендә дан тоткан Урал-батыр һәм Алдар-батыр иле, кыйммәтле ташларга һәм башка казынтыларга бай Ирәндек таулары, елга-күлләр,берни белән дә чагыштырып булмый торган тарихи комарткылар, шуларның сагында һәрвакыт уяу торучы, яшьләрне һәм балаларны шуңа өндәүче олы буын вәкилләре - болар барысы да безне, илешлеләрне, чын мәгънәсендә шаккатырган алтын хәзинә, асыл күренешләр. Ирексездән: «Менә кайдан һәм кемнәрдән үрнәк алырга була», - дигән нәтиҗә дә ясап куясың.
Ә без, үз чиратыбызда, китап рухы, сүз коты, дуслык кадере, туганлык хисләре дигән төшенчәләрне алгы сызыкка куеп, һәрбер мизгелдән илһам алып, хушланып кайттык.
Форсаттан файдаланып, югарыда бәян ителгән сәяхәтне оештыруга күпкөч салган ике район җитәкчеләренә, бигрәк тәрайон үзәк китапханәсе мөдирләре Айгөл Сәлихҗан кызы Якуповага (Илеш), Зилә Вәкил кызы Мортазинага (Баймак), Клара Хәсәнҗан кызы Хәлиуллинага («Илһам әдәби-музыкаль клубы), Айгөл Рамазан кызы Ишемгужинага («Йәнгүзәй» әдәби берләшмәсе) һәм иҗатташ дусларыбызга юлдашларым исеменнән рәхмәт белдерәм.
Рита СОЛТАНОВА. Базытамак авылы.