Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
25 Май 2024, 06:45

Илеш җире – талантлар иле

Язның иң ямьле, кояшлы көннәренең берсендә, алмагачлар ап-ак чәчкәгә күмелгән чагында Рсай авылында “Алма күле”нең табигать кочагында мәдәниятебезнең төрле өлкәләрендә иҗат итүче дуслар җыелды. Традициягә әйләнә барган “Иҗатыбыз –халыкка” исемле чара авыл Советы депутаты Рәзиф Галиев тарафыннан икенче тапкыр үткәрелә. Рсайлылар бәйрәмгә чакырган кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк, җыр-моң белән каршы алды.

Илеш җире – талантлар илеИлеш җире – талантлар иле
Илеш җире – талантлар иле

Бәйрәм Казаннан кайткан якташыбыз, профессор, педагогия фәннәре докторы, Рсай урта мәктәбендә ун ел директор булып эшләп киткән Фәрит Ялалов белән очрашудан башланды. Арытаба чара “Алма” күле” янында дәвам итте. Ә инде Фәрит Габдел улының сәхнәдән үзе баянда уйнап җырлавы барыбызны да таң калдырды.

Бәйрәмгә Уфа шәһәренең “Энҗеләр” халык бию ансамбле дә килгән иде. Аның җитәкчесе - кайчандыр Илешне үз сәләте белән сокландырган, оста биюче, мөгаллимә, Рсай кызы Фәриха Моратшина (Сәлимова). Фәриха Фатих кызы укучы кызларга милли бию костюмнары бүләк итте.

З.Исмәгыйлев ис. Уфа дәүләт сәнгать университеты профессоры, мәртәбәле кунак Фирдус Шәрифуллинның баян моңнары күңелгә үтеп керде. Кичәдә Рәзиф Галиевның “Рсай авылы” һәм “Яшьлегемә кайтсам” шигырьләренәГалинур Иламанов һәм Фирдус Шәрифуллин көй язган. Аны Рөстәм Вәлиев, Илгиз Әхмәтшин башкаруында ишеттек. Чара шигырь, җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды.

“Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова, район үзәк китапханәсе янында эшләпкилгән “Илһам” әдәби музыкаль клуб җитәкчесе Клара Хәлиуллина һәм аларның әгъзалары Рәлиф Шәгалиев, Мәрьям Шәмсиева, Илгиз Әхмәтов, Радик Мослыхов, Фәрәхия Гилмеханова, автор-башкаручы Илмира Насертдинова үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар.

Рсай авылы белән кайчандыр гомер сукмаклары кисешкән шәхесләр җыелды “Алма күле” янында. Шуларның берсе - Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрованың, Фәрит Харрасовның җыр башкарулары күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

Дүртөйле “Дулкын” әдәби берләшмәсе җитәкчесе һәм шәһәр китапханәсе мөдире Алсу Әхмәтова үз чыгышында Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары Рафаил Хафизов (мәрхүм), Илдус Тимерханов, Светлана Васикова, Мөдәрис Мөсифуллин, Фәния Габидуллина, Венер Фәттәховны “Дулкын”лыларның остазлары һәм әйдәп баручылары дип билгеләп үтте.

Шәһәр китапханәсендә 2022 елда “Яңа дулкын” шигърият мәктәбе ачылды. Утыздан артык мәктәп укучысының иҗат җимеше җыентыкта басылды.

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-моңнарын яшь буынга җиткерү өстендә эшләгән “Әллүки” фольклор ансамбле, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Дүртөйле бүлекчәсе җитәкчесе, Этәй кызы Светлана Камалетдинова үз шигыренә язылган “Мәхәббәт моңы” җырын бүләк итте.

Рсай кызы, алты китап авторы, “Дулкын” әгъзасы, мәрхүмә Нәзифә Рәхматуллинаны да искә алдык. Ул Дүртөйле шәһәрендә 36 ел гомерен медицинага багышлады. Нәзифәнең “Туган ягымда” шигырен Рәзилә Солтанова авылдашларына укып ишеттерде. “Әллүки”фольклор ансамбле баянчысы һәм солисты, Кужбахты авылы егете Радик Хәйруллин “Агымсу” җыры белән тамашачы күңелен яулады. Шулай ук “Әллүки” ансамбле кызлары “Сандугач гомерләре” җырын башкарды.

Гүзәлия Сефиханованың кул эшләре күргәзмәсе күзләрнең явын алды. 106 еллык палас та урын алган биредә.

Рсай- минем өчен кадерле авыл, чөнки минем әнием Гөлсем Әхнәф кызы биредә туып үскән. Әти белән әнибезне бәләкәй чакта энем Фәрит белән җәй айларында Кәшифә еракайга (әнинең әнисе) илтеп куялар иде. Балачагым елларым шунда үтте. Алай гына да түгел, Рсай урта мәктәбендә пионервожатый булып, директор Фәрит абый Ялалов кул астында да эшләргә туры килде. Бер күрешү - бер гомер дип юкка әйтмиләрдер. Менә миңа да 50 елдан соң беренче тапкыр Фәрит абый Ялалов һәм Фәриха апа Моратшина белән очрашу бәхете тиде. Бу мизгелләр күңелемдә бетмәс-төкәнмәс җылы хисләр калдырды. Яшьлегемә әйләнеп кайткандай хис иттем.

“Алма күле”нең тирә ягы чиста, матур. Туган авылы халкына ял итәр өчен уңайлы мохит тудырган Ләйсән Рәфис кызы Николаевага, хуш исле самовар чәе, тәмле бәлешләре, тәм-томнардан сыгылып торган өстәл әзерләгән хуҗабикәләргә рәхмәтебез иксез-чиксез.

Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Мәрьям Шәмсиева һәм Рсай авылы китапханәсе мөдире Рузилә Нәзирова кичәне эчтәлекле итеп алып барды.

“Алма күле” янындагы очрашып күрешүләр күңелләрдә озак сакланыр.

Светлана ВаСИКОВА. Дүртөйле шәһәре. РФ һәм РБ Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Илеш җире – талантлар иле
Илеш җире – талантлар иле
Илеш җире – талантлар иле
Илеш җире – талантлар иле
Илеш җире – талантлар иле
Илеш җире – талантлар иле
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас