Ул үрнәкле хезмәте һәм фидакарьлеге белән командирларының, иптәшләренең ихтирамын яулады. Аккүз авылында яшәүче, ул һәм кыз тәрбияләп үстергән Дамира һәм Венер Әхмәтҗановлар гаиләсенә Ломоносов шәһәрендәге хәрби часть командованиесеннән килгән Мактау грамотасы нәкъ шуны дәлилли. “Мансур Венер улы өйрәнүләр һәм күнекмәләр барышында ирешкән уңышлары, осталыгы һәм тырышлыгы, хәрби дежурлык алып баруы, үрнәкле дисциплина һәм хәрби бурычны уңышлы үтәве өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә” – диелә анда. Әлеге хатны алгач, әти-әнисенең ничек шатланганын күз алдына китерүе кыен түгел. Чөнки бала турында яхшы сүз ишетү – зур бәхет һәм горурлык. Әйе, бу юллар Әхмәтҗановларның улларына яхшы, дөрес тәрбия бирүен, иң мөһиме, җәмгыять өчен кирәкле кеше итеп үстерүен нигезли.
Мансур Венер улы кечкенәдән үк тырыш, уңган булып үсә. Башлангыч белемне туган авылы Аккүздә алса, арытаба Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә укый. Биредә җәмәгать тормышында актив катнаша, Почет грамоталары белән бүләкләнә. Башкорт дәүләт аграр университетында энергетика факультетында белем ала.
Әхмәтҗановлар гаиләсенең шатлыгын уртаклашып, Мансурның киләчәктә дә хезмәтен нәкъ шундый рухта, үрнәкле дәвам итүен, әтиәнисен, якыннарын сөендереп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуын телибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.