Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
26 Май 2024, 06:30

Батырлыгын онытмыйбыз

1945 ел артта калган саен, Бөек Ватан сугышы ветераннары безнең арадан кимегәннәнкими бара. Безнең буын кешеләре Бөек Ватан сугышы турында картәти-картәниләрдән генә ишетеп белә. Ә балаларга, оныкларга тарихны мирас итеп калдыру - безнең бурыч.

Батырлыгын онытмыйбызБатырлыгын онытмыйбыз
Батырлыгын онытмыйбыз

27 миллион Русия халкының гомере вакытсыз өзелгән, ә күпмесе гарипләнеп кайткан, фашист концлагеренда үтерелгән. Шулар хакына Бөек Җиңү яуланган. Алар батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк.

Мәктәпкә кергәндә ветераннар каршында хисләнеп:

”Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз

Сез көтегез, туганнар”, - дип сөйләгән шигырьдән соң бәйрәмдә җыелучыларның елап басып торганы әле дә хәтеремдә. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан күршем Рәхмәтулла Фәхруллин - Ак бабайны искә аласым килә. Бөек Ватан сугышы ветераны 1925 елның 10 апрелендә Янтуган авылында дөньяга килә. Әнисе мәрхүм булганда, аңа нибары 1 яшь тулган була. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала һәм колхозга учетчы булып эшкә урнаша.

Каһәрле сугыш башланганда Рәхмәтуллага 15 яшь була. Шуңа карамастан, үз теләге белән яуга барырга рапорт яза, әмма аны җибәрмиләр. 1943 елның 15 гыйнварында 17 яше тулган егет Совет Армиясенә хәрби бурычын үтәргә китә һәм Суворов ис. укчылар дивизиясенә укчы-разведчик булып кабул ителә. Бу дивизия Мәскәү, Ржев-Сычев, Ржев-Вязелик, Смоленск, Белоруссия, Гумбиккен, Көнбатыш Пруссия, Прага операцияләрендә катнаша. Алышларда 12 меңнән артык солдат - орденмедальләр, 6сы Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнә. Рәхмәтулла Фәхруллин Кызыл Йолдыз ордены һәм “Батырлык өчен” медаленә лаек була.

Р.Фәхруллинның “Хәтер китабы”ннан өзекләр китерәсем килә: “Кенигсбергка барганда үлгән немец хатыны янында балалар коляскасында сабый елаганын күреп, аны кулыма алдым һәм 7 километр күтәреп икенче бер авылдагы немкага калдырып киттем...” Әлеге китапта немец солдатларын кулга алу, разведкага чыгулары турында юллар бар. Сугыш яланыннан исән-имин урап кайткач: Фрицны тоту – кунаксадан тавык тоту түгел. Безнең разведчиклар күп үлә, чөнки дошманнар бик башлы һәм хәйләкәр. Әле дә төшемдә разведкага чыгулар керә. Куркакларны анда алмыйлар. Үз теләге белән барганнар белә – разведкага бару – үлемгә бару икәнен ”, - дип язган.

Кенигсбергны алу турында да истәлекләре сакланган күрше бабамның. “Кенигсберг – Көнбатыш Пруссиянең баш каласы. Ул Германиянең “йөрәге”, ә “баш мие” булып Берлинны атыйлар. Алышта иң көчле крепость 4 көн эчендә совет гаскәрләре кулында була. Минем кебекләрне беренче һөҗүмдә булмаса да, икенчесендә үтерерләр иде, ләкин мине фәрештә саклап килде. Күпме каты һөҗүмнәр булды, өч тапкыр яраландым, әмма сугыштан исән кайттым”, - дип язган ул.

Сугыштан кайткач авылдашым Салават Юлаев ис. колхозда төрле елларда бригадир, ферма мөдире булып хезмәт сала. Тормыш иптәше Әдия апа белән 8 балага гомер бирәләр, 50 елдан артык бергә тату гомер кичерәләр.

1985 елда Р.Фәхруллин батырлыгы өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1994 елның 11 октябрендә сугыш яланында алган яралары ачылып, батырның күзләрен мәңгелеккә йома. Кыска гомер, ләкин Туган ил өчен яшәлгән...

Гөлнур НИГЪМӘТОВА. Янтуган авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас