Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 Май 2024, 06:00

Булдыклы егетләр эшли

Халыкта элек-электән сатучының йөзе “бал сатсын” дигән әйтем бар. Димәк, сәүдә өлкәсендә эшләгән, халыкны хезмәтләндергән сатучының йөзендә һәрвакыт елмаю балкып торырга тиеш дигән фикердән чыгып әйтелгән бу сүз. Әле дә кибеткә күпләр сатучысына карап керә.

Караңгы йөз белән каршылап, тупас сөйләшкән сатучысы булган кибеткә керәсе килми, урап узасың, бу фикер белән һәр кеше килешер, минемчә. Көн озынына позитив булып калу өчен бу өлкәдә эшләүчеләргә дә бик күп көч кирәк, әмма кибеткә уңыш китерү юлларының иң мөһиме сатучыдан тора.
Бу җәһәттән район үзәгендә 
шәхси эшкуарлар Флүдә һәм Рәсүл Ялаловларның «Универсал» кибетенең кайсысына керсәң дә, сатучылар якты йөз белән, ягымлы елмаеп каршы ала һәм озатып кала. Шуңа күрә сатып алучылар алар турында уңай фикердә, кибетнең эшләвеннән бик канәгать, товар алырга хәтта күрше районнардан да киләләр.
Йортыбызга якын булгач, без еш кына яңа базар территориясендә урнашканына йөрибез, башка урыннарга караганда, биредә товар сыйфатлы, хакы да күпкә отышлы, өстәвенә ташлама да ясала. Биредә сатучылар Илнур Биктимеров, Динар Хәлиуллин, Линар Камалов, Марат Шәйсолтанов, Руслан Сәетгәрәев 
дус һәм тату коллектив булып райондашларны хезмәтләндерә. Ишектән килеп керүгә үк, һәр сатып алучыны елмаюлы карашы белән каршылыйлар. Сорауларга әдәпле, сабыр һәм ихлас җавап биреп төшендерә беләләр. Сатып алучы товарлы булып кына калмый, уңай эмоцияләр белән, янә бирегә киләчәген әйтеп чыгып китә.
Әлеге егетләрне, шул исәптән Флүдә һәм Рәсүл Ялаловларны һөнәри бәйрәм уңаеннан тәбрикләп, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге телибез.

Светлана һәм Рәдис ИМАМОВлар, хезмәт ветераннары. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас