Шул җавапларның берсен, “магазин - кибетләрдә” дип, әйтер идем мин. Шәһәрләрдә атлаган саен бер магазин булса, авылларда хәлләр алай ал да гөл түгел. Заманында барыбызга да киң билгеле булган “Райпо”, “Сельпо” кебек, авылларга хезмәт күрсәтүче кулланучылар җәмгыятьләре таркалуга дучар булгач, авыллар читтә торып калды. “Перспективасыз” дигән мөһер сугылган авылларда кибетләр ябылды. Хәтта кешеләр үзара авылларның дәрәҗәсен билгеләгәндә: “Кит, әстәгыйн,ул фәлән авылның ичмасам магазины да юк бит!” дип, яисә, “Ул фәлән авыл - зур авыл, аның берничә кибете бар” дип сөйләшә башладылар. Менә шулай итеп авыллар мәктәбе,балалар бакчасы, шул исәптән магазины булу - булмауга карап, ике төркемгә бүлеп йөртелә башладылар. Бай тарихы булган Дөмәй авылы бу җәһәттән “бәхетле” авыллар рәтенә керә. Кайчандыр Бакалы, Чакмагыш, Илеш районнары җирлегендә яшәгән халыклар арасында даны таралган базары булган өч мәхәлләле Дөмәйнең бүгенге көндә дә берничә магазины бар. Әлбәттә, әлеге вакытта авыл халкын хезмәтләндереп торган заманага ярашлы кибетләрнең булуы авылның үзеннән чыккан тырыш эшкуарларга бәйле. Мәсәлән, Дөмәй авылы халкын көн дә кирәк булган көнкүреш товарлары, азык - төлек белән даими тәэмин итеп торучы “Якташ” кибете хуҗалары Вәсилә һәм Рифкать Шакировлардан авыл халкы бу җәһәттән бик канәгать. “Безнең Вәсиләбез белән Рифкатебезгә Аллаһы Тәгалә исәнлек - саулык бирсен. Аларның тырышлыгы, тынгысызлыгы, үз хезмәтләрен яратып башкарулары аркасында, авыл халкының бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичергәне юк”- ди, Дөмәйдә яшәүче Муфаваза Закир кызы. Магазин хуҗаларына чиксез рәхмәтле булган башка авылдашлары да аның бу сүзләрен дәррәү куәтли:
- Нинди товар, яки азык - төлек сорасаң да, теләгәнеңне җәһәт кенә алып кайтып торалар...
- Аларның кибетендә беркайчан да сыйфатсыз товар, яки куллану вакыты чыккан азык - төлек булмый...
- Магазин һәрвакыт җыештырылган, сатудагы товарлар кулланучыга карарга уңайлы булсын өчен тәртип белән тезеп куелган...
- Сатучылары беркайчан да кешеләргә караңгы чырай күрсәтми, итагәтьле мөнәсәбәттә хезмәтләндерәләр -, дип эчке бер ярату, хөрмәт белән әйтә дөмәйлеләр алар турында. Әлбәттә, бүген гади авыл халкы тарафыннан әйтелгән бу эчкерсез, ихтирамлы сүзләрне яулар өчен күпме тир түгәргә, йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр кичерергә кирәк булганын шәхси эшкуарлар үзләре генә белә.
- Ирешкән уңышларыгызның сере нәрсәдә,- дигән сорауга да аларның җавабы үтә гади:
- Без үз эшебезне яратып башкарабыз, кибеткә йомышлары төшкән һәркемне - авылдашларыбыз булсынмы, читтән килгән сатып алучы булсынмы, чиксез хөрмәт белән каршы алабыз һәм шулай ук озатып калабыз. Хезмәтебез өчен без бернинди орден - медальләр, грант - бүләкләр дә өмет итмибез. Үзебез хезмәтләндергән гади авыл халкының ихлас рәхмәт сүзләре, ихтирамы безнең өчен иң зур бүләк, - диләр Вәсилә белән Рифкать.
Бүгенге көндә җәмгыятьне әйдәп баручы көчләрнең берсе булган эшкуарлык тармакларының иң популяры - сәүдә һәм сәүдәгәрлек. Статистик мәгълуматләргә караганда, халыкны хезмәтләндерүнең бу юнәлеше 43 процентны тәшкил итә икән. Читтән караганда кемгәдер бик тә җиңел кәсеп булып тоелган бу шөгыльнең нинди титаник хезмәт таләп итүен утыз елга якын шушы эш белән шөгыльләнүче эшкуар Шакировлар яхшы белә.
- Шушы безнең эшләү дәверендә сәүдәгәрлек эшен башлап, тиз арада кире ташлаучыларның исәбе - хисабы юк. Әмма тиз арада гына алыпсатарлык белән баеп китәргә ниятләгән кайбер иптәшләр медальнең икенче ягын күрмиләр шул. Әлеге дә баягы ал - ял белми, төн йокысы күрми эшләргә кирәклеген истән чыгаручылар шулай авырлыкларга түзә алмыйлар,- диләр алар. Дөрес сүзгә җавап юк. Русиядә үз эшемне булдырам дип, эшкуарлыкка алынган кешеләрнең 70 проценты бер ел эчендә башлаган эшен ташлый икән. Бу күренешне өйрәнгән белгечләр моның төп сәбәбе - эшкуарлык сәләте җитешмәүдә, ди. Кешеләрдәге шушы сәләт теләсә кайсы ил икътисадының төп ресурсы булып тора, имеш. Димәк: эшкуарлык - ул теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел икән. Белгечләр билгеләвенчә, эшкуар кешенең төп сыйфатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: уңышка ирешүгә ихтыяҗ булу, инициатива - тәвәкәллек, үз - үзеңне белү һәм үзеңә ышану, тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белү, көчле сиземләү сәләте һәм кешеләр белән эшли белү, һәм, әлбәттә, үз эшеңне яратып башкару. Безнең язмабыз геройларында югарыда телгә алынган сыйфатларның булу - булмавын билгеләү өчен аларның биографик сәхифәләренә күз салу да җитә. Рифкать Түбән Яркәй авылында Халисә һәм Мидхәд Шакировлар гаиләсендә туып үсә. Әтисе Мидхәд Нәҗип улы Башкортстан һәм Татарстанда ак он тегермәннәре корып, аларны көйләп башлап эшләтеп җибәрүче белгеч була. Ә әниләре Халисә Фәрзетдин кызы исә, урындагы почтада контролер - кассир вазифасын башкара. Ә соңгы вакытларда дин юлына басып, коръән укучы абыстай да булып китә. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер, чөнки Хәлисәнең әтисе Фәрзетдин дә заманында коръән укып, авылдашларына дини хезмәтләр күрсәткән була. Динилек шулай буыннан - буынга күчеп, бүген Рифкатьтә дәвам итә. Ул да намаз укый, ел да ураза тота, корбан чалдыра.
Вәсилә тумышы белән Дөмәй авылыннан. Тырышлыклары, иманлы булулары белән авыл халкының хөрмәтен яулап яшәгән Вәкилә һәм Галимҗан Нурлыгаяновларның өч балалы гаиләсендә көтеп алынган иң беренчесе булып якты дөньяга аваз сала ул. Кечкенәдән зирәк һәм тырыш кыз үзеннән соң туган сеңлесе һәм энесенә үрнәкле апа булып үсә.
- Мәктәптә бер чара да минсез үтми иде. Дружина советы председателе дә, комсорг та булдым мин. Шулай мәктәпнең һәр эшендә активлык күрсәтеп йөгерә торгач, мәктәпне тәмамлаганымны сизми дә калдым,- дип көлеп ала Вәсилә. Мәктәп елларын артта калдырып башкалабыз Уфага юллана ул. 1982 елда Уфа шәһәренең азык - төлек сәнәгате техникумын уңышлы тәмамлап, туган районына эшкә кайта һәм Югары Яркәйнең азык - төлек комбинатында хезмәт юлын башлый. Башта технолог булып эшләгән Вәсиләне тырышлыгын күреп арытаба цех начальнигы итеп үрләтәләр, урындагы партоешма секретаре итеп сайлыйлар. Шушы ук оешмада механик булып эшләүче Яркәй егете Рифкать зирәк акыллы, чая Дөмәй кызы Вәсиләгә бер күрүдә гашыйк була.
- Мин бер гашыйк булам икән, димәк,ул яратуым мәңгелек булачак, мин сине гомерем буе яратачакмын,- дип егет тә кызны үзенә карата. Менә шулай 1983 елда зур мәхәббәт нәтиҗәсе булып, өр - яңа гаилә барлыкка килә. Тату гаиләне тагы да тулыландырып,бер - бер артлы кызлары Наилә, уллары Рөстәм туа.
Илдә барыбызга да билгеле булган туксанынчы еллар таркаулыгы башлана, дәүләт предприятиеләре, оешмалар берәм - берәм бөлгенлеккә төшә. Бер - бер артлы үсеп килгән ике балалы Рифкать белән Вәсилә озак уйлаганнан соң төпле карар кабул итәләр. Авыр булса да, 1996 елда Вәсилә ундүрт ел тырыш хезмәт салган яраткан предприятиесеннән китеп базарга сатучы булып эшкә чыга.
- Ул чактагы авырлыкларга яшьлек белән генә түзгәнбездер, күрәсең. Ике баланы калдырып төнлә товарга китүләр, кеше йокыдан торып базарга килүгә прилавка артына басулар, бер чынаяк чәй эчәлми кичкә кадәр сәүдә итүләр хәзер бер куркыныч төш кебек кенә күз алдына килә,- дип искә алалар ул чакларны.
2002 елда тиешле белеме булган, сәүдә эшендә тәҗрибә туплаган эшкуар Шакировларга Дөмәй авылында урнашкан “Маяк” кооперативы җитәкчесе Җәмигънур Мөхтәров авылда кибет ачарга тәкъдим итә. Авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән эшкуарлар бу тәкъдимгә риза була. Октябрь революциясенә кадәр яшәгән Дөмәй бае Акмулланың 1904 елда салынган бер бинасына капиталь ремонт үткәреп, кибет ачып җибәрә Шакировлар. Үз эшләренә авылдашларын җәлеп итеп берничә эш урыны булдыралар. “Алыпсатар тиз байый” дигән сүзгә алар көлеп кенә куя.
- Ул вакытларда магазин ачуга киткән чыгымнарны берничә еллар дәвамында ял - йокы күрми, көне - төне йөгереп түләргә туры килде. Өстәвенә, ерактан товар ташуның юл чыгымнарын, салымнарны, коммуналь түләүләрне дә үз вакытында аткарырга кирәк. Яшәргә куыш та корырга теләк бар, балаларны да карарга кирәк. Тик, ничек итсәк иттек, яшьлек дуамаллыгы булгандырмы, авырлыкларны җиңеп чыгуга ирештек. Авыл халкының ихтыяҗын канәгатьләндереп тордык, беркемне дә товарсыз, азык - төлексез калдырмадык,- дип, горурланып куя Вәсилә.
“Кайгы агач башыннан йөрми, ә әдам башыннан йөри” дигәннәр борынгылар. Инде эшләр айга салынды, тормышлар көйләнде дигәндә кызганычка каршы, Вәсиләнең урындагы хуҗалыкның баш инженеры булып эшләгән бертуган энесе Алберт юл - транспорт фаҗигасенә тарып һәлак була. Ике балалы гаиләсе ятим кала. Бу авыр кайгыны алар бик авыр кичерә. Кулларына эш бармаган көннәре дә бик күп була. Ә өченче туганы Вәзимә исә бүгенге көндә район пенсия фонды идарәсе хезмәткәре булып эшли.
Дөмәй авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Гүзәл Мәхәсим кызы Моталлапова эшкуар Шакировларны бары тик яхшы яктан гына телгә ала:
- Алар авыл хакимияте җирлегендә үткәрелгән чараларның үзәгендә кайный. Нинди гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, берсүзсез тыңлыйлар. “Урындагы инициативаларны яклау” программасы буенча да, махсус хәрби операциягә дә даими иганәчелек ярдәме күрсәтеп торалар. Авыл бәйрәмнәрендә, Сабантуйларда үзләренең сәүдә ноктасы белән чыкмый калганнары юк. Авыл мәчетендә үткән Гает бәйрәмнәрендә дә аларның ярдәме бик зур,- ди Гүзәл Мәхәсим кызы.
- Менә шулай тынгысыз тормыш белән яшәп гомер үткәне дә сизелми икән,- ди Шакировлар. Ни арада балалар үскән, ни арада башлы - күзле булганнар, ни арада дүрт онык үсеп, йөгерешеп йөриләр? Бер бәхетле төш кебек кенә күз алдыннан үтә гомер мизгелләре. Инде арытаба да берүк шулай үтсен гомерләр. Кайгы хәсрәт күрсәтмәсен Ходай,- дигән изге теләктә алар. Без дә, үз чиратыбызда, шушы изге Гаилә елында да, алдагы гомерләрдә дә аларга бары тик бәхетле киләчәк телибез. Актив тормыш алып барган Шакировларның тагы да бер күркәм гадәте бар. Алар ил буйлап сәяхәт итәргә яраталар. Үзебезнең Башкортстаныбызның гына түгел, хәтта Русиянең дә бик күп төбәкләрен урап чыкканнар алар. Ил буйлап сәяхәт итәргә вакыт каламы соң дигән сорауга эшкуарлар:
- Эшеңне бар шартын китереп дөрес планлаштыра белсәң, һәр нәрсәгә дә вакыт табып була инде,- дип җавап бирделәр.
“Алма агачыннан ерак төшми” дигәндәй, Вәсилә белән Рифкатьнең балалары да үзләренә охшап бик зирәк һәм тырышлар. Кызлары Наилә югары белемле һәм район үзәгендә психолог булып эшли. Алар урындагы юл хезмәтендә водитель булып эшләүче тормыш иптәше Вильнар белән Алим һәм Алан исемле ике ул тәрбиялиләр. Үз йортларында бәхетле гомер кичерәләр. Шакировларның малайлары Рөстәм шулай ук югары белемгә ия. Башта Республика медицина саклау фондында бүлек җитәкчесе булып эшләгән Рөстәм тормыш иптәше Дүртөйле кызы Эльвина белән Аэлита һәм Рамазан исемле балалар үстерәләр. Бүгенге көндә алар әти - әниләренең хезмәт династиясен дәвам итеп, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнәләр. Тик, замана яшьләренең масштаблары икенче. Рөстәм белән Эльвина бөтен Русия күләмендә интернет кибетләр челтәре җәелдергән һәм уңышлы сәүдә итәләр. Тынгысыз тормыш алып барсалар да, эшкуар Шакировлар мәчеткә йөрергә дә вакыт табалар. Изге Рамазан айларында Рифкать тә, Вәсилә дә ураза тоталар. Даими рәвештә авылдашларын, туганнарын җыеп коръән мәҗлесләре оештырып торалар. Иманлы тормыш алып барган эшкуарлар мәчеттә үткән чараларда да катнашырга тырышалар, мохтаҗларны хәер - сәдакасыннан калдырмыйлар. Эшкуарлык тармагы шушындый иманлы кешеләр кулында булса, сәүдәгәрлекнең ике як өчен дә отышлы һәм файдалы булуында шик юк. Язмабызның ахырында әлеге тотрыксыз замананың төрле авырлыкларына, алга баскан киртәләренә бирешмичә үз - үзләренә ышанып эшкуарлык эшенә тотынганнарга, тынгысыз хезмәтләре белән ил икътисадын күтәрүче, халыкка хезмәт күрсәтүче Вәсилә һәм Рифкать кебекләргә бары тик әфарин диясе килә.
Мөнәвис НИЗАМЕТДИНОВ, русия һәм башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.