“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” проекты кысаларында грантлар алучы илешлеләрнең үз туган җиребездә ял итү почмаклары булдыруы - куанычлы күренеш. Туризм бизнесын ачарга батырчылык иткән эшкуарларга дәүләт ярдәменең - субсидиянең күләме дә аз түгел, 6 млн. сум тәшкил итә. Әлбәттә,тәвәккәл һәм тырыш эшкуарлар кулыннан гына килә мондый җаваплы адым. Бу җәһәттән Резеда һәм Алмаз Габдрахмановлар шундый уңганнар рәтендә.
Габдрахмановлар гаиләсе Түбән Яркәй авылында үз йортларын салып кереп, күркәм гомер кичерә. Гаилә башлыгы Алмаз Себер тарафларында эшләп йөри, ә гомер юлдашы Резеда иптәшенең башлангычын куәтләп, һәр эшендә уң кулы, олы ярдәмчесе булып тора. Ике кызлары Азалина белән Арина – Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 1, 5нче сыйныф укучылары, әти-әниләренең өй эшләрендә зур ярдәмчеләре.
Барысы да 2022 елда башланган. Резеда белән Алмаз Габдрахмановлар грант ияләре булгач, тәвәккәлләгәннәр һәм ял базасын төзүгә керешкәннәр. 2023 елда өстәмә 2 йорт салганнар.
-Сәяхәт кылырга, төрле илләр гизәргә кем дә ярата. Ә менә үзебезнең туган ягыбызның матур табигать кочагында иркенләп, рәхәтләнеп ял итүгә җитәме соң?! Шуңа күрә Татыш авылы янында бер ягыннан Агыйдел икенче ягыннан Сөн елгалары агып яткан урында ял итү базасы булдыру теләге белән янып йөрүен иптәшем әйткәч, шатланып ризалаштым, аңа һәрдаим ярдәмләшеп торам, - диде Резеда Фәгыйть кызы.
Илеш районында әлеге яңа туристик объект ял итү өчен шәп урын, заманча уңайлыклар тудырылган, ялитәргә килүчеләрнең теләкләреннән чыгып барысы да уйланылып гамәлгә ашырылган биредә. Хуҗалар күңел биреп, һәр детальгә игътибар итеп эшләгән. Беренче йорт 12 кешелек урынга тәгаенләнгән, монда караоке,бильярд уйнау өчен зона, бассейн һәм сауна урнашкан.Туйлар, юбилейлар уздырырга мөмкин, 20-30 урынлыктабын оештырырга була. Ә икенче йорт ике кешелек, мунчасы, терраса, душ, бәдрәф бүлмәләре бар. Өченче йорт өчпочмак рәвешендә төзелеп, панорамалы тәрәзәләр, яңача стильдә, ике катлы, 6 кеше өчен бик уңайлы, чанлы утындагы мунчасы да бар.
Ел әйләнәсенә туристларны кабул итүче “Татыш” базасында көймәдә йөзү, балык тоту кебек шөгыльләр дә тәкъдим ителә. Өстәмә эш урыннары булдыруга килгәндә, сакчылары һәм җыештыручылары һәрнәрсәне тәртиптә һәм чиста тота.
Алмаз Габдрахманов сүзләренә караганда: “Үз максат-хыялыңны тормышка ашырыр өчен күп хезмәт һәм көч салып эшләсәң, барысы да чынга аша. Һәм барысы да килеп чыга. Өстәвенә, сине ярты сүздән, тәүге караштан аңлаган якыннарың булуы да биеклекләр яуларга, максатка ирешергә көч һәм дәрт бирә. Бердәм хезмәтнең нәтиҗәсе сөендерә. Әлбәттә, район хакимияте Илдар Мостафинга, аның урынбасары Тимур Зариповка да ярдәмнәре, юл күрсәтүләре өчен рәхмәтлебез, - диде ул.
Эшкуарларның планнарында базаны үстерү һәм киңәйтү - көз көне тагын 2 йорт салу, клиентларны күбрәк җәлеп итү.
Шунысы игътибарга лаек, билгеле шәхесләр – Татарстан һәм Башкортстан сәхнәсенең эстрада йолдызлары кунакка килеп, биредәге матурлыкка сокланып өлгергән дә инде. Кыска гына вакыт эчендәәлеге базага килүчеләр арасында җырчылар Илсөя Бәдретдинова, Ризван Хәкимов, Әлфинә Әзһәмова, Русия актеры, каскадер Айдар Закиров - мәртәбәле кунаклар исемлегендә.
Районда табигать тә искиткеч, географик урнашуда туризмны үстерү өчен отышлы. Монда кунакларны каршы ала беләләр һәм яраталар. Эшкуарлар районның өстенлекләрен дә, дәүләт ярдәменең мөмкинлекләрен дә кулланырга тырыша. Дәүләт ярдәме аркасында Илештә барлыкка килгән шундый матур урыннар: ял итү базалары, күңел ачу нокталары халык өчен дә эшләнә, яшь эшкуарларга үз теләкләрен, мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруда да этәргеч булып тора.
Аеруча гаилә белән бердәм башкарылган эш нәтиҗәле дә, соклануга да лаек.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.