Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 Май 2024, 05:20

Ярдәм бар: ал да файдалан

Районыбызда, гомумән республикада да кече һәм урта бизнес күләме арта бара. Кече бизнесның районның социальикътисади үсешенә керткән өлеше елдан-ел саллырак була бара.

Кече эшкуарлык халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле төр товарлар белән баетуны да тәэмин итә. Районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү – икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Шуны да билгеләп үтәсе килә, эшкуарлык – ул теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Эшкуар тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белергә, кырыс холыклы булырга, кешеләр белән эшли белергә, шулай ук аңарда көчле сиземләү сәләте дә булырга тиеш.

Районда 745 кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлеп, 139 юридик шәхес һәм 606 шәхси эшкуар икътисади эшчәнлекнең төрле тармагында хезмәт күрсәтә, шул исәптән 1 урта, 31 кече предприятие, 688 микропредприятие, моннан тыш, 1337 «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик шәхес (үзмәшгульләр) эшләп килә. Барысы да үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп эшләүче кешеләр, без алар белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә. Ел нәтиҗәләре буенча районда әлеге төр эшчәнлек үсеше 5,57 процент тәшкил итә.

Узган ел дәвамында -168, агымдагы елда 68 яңа кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшчәнлеген башлады. Кече эшкуарлык тармагына 5000гә якын кеше җәлеп ителгән.

Районның яңа төзелә торган һәм гамәлдәге эшкуарлык субъектлары өчен «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү һәм аларга ярдәм итү» муниципаль программасы кысаларында урындагы һәм республика бюджетларыннан субсидияләр бирү гамәли ярдәм булды. Шунысы да куанычлы, яңадан ачылган эшкуарлык субъектларына практик ярдәм буларак, республика һәм урындагы бюджеттан субсидияләр бүленә. 2023 елда муниципаль программа чараларына ярдәм итүгә 1,1 млн. сум бүлеп бирелде, шул исәптән Башкортстан Республикасы бюджетыннан 0,4 млн. сум, урындагы бюджеттан 0,7 млн. сум. 6 эшкуарлык субъекты һәм 1 үзмәшгуль кеше җиһазлар сатып алу чыгымнарын каплау өчен финанс ярдәме алды.

Эшкуарлыкның алты субъектына һәм бер шәхси эшкуарга финанс ярдәме күрсәтелде. Узган елда туризм өлкәсендә өч кече һәм урта эшкарлык субъекты, атап әйткәндә, шәхси эшкуар Алиса Гәрәеваның “Красна Дача” эко-этнотуризмы һәм ял итү базасы төзү” инвестицион проекты, “Дельта” җәмгыяте директоры Резеда Габдрахманованың “Ябалак авыл советы авыл биләмәсендә глэмпинг төзү” (Татыш ял базасы) проекты, - 6 млн. сум, “Старт” җәмгыятенең “Алма”авыл туристик экокомплексын тиз төзелә торган модульле конструкцияләрдән оештыру” проекты 900 мең сум грант ярдәме алды.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына ярашлы, Илеш районы территориясендә 17 социаль предприятие теркәлгән, шул исәптән 5 юридик шәхес, 12 шәхси эшкуар эшләп килә. 2023 елда аларның 7се Башкортстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр формасында грантлар бирү конкурсында катнашты, шуларның 6сы җиңүче дип танылды һәм һәркайсы 500 мең сум күләмендә грантларга лаек булды.

БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгы тарафыннан «Җиңел старт һәм уңайлы бизнес алып бару өчен шартлар тудыру» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга грантлар бирелә. Районның яшь эшкуарлары конкурста актив катнашып, барлык 6 гариза бирүче дә җиңүче булды, 2,7 млн. грантлар бирү турында килешүләр төзелде.

Агымдагы елда контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм (АСПК) уртача җан башына кереме яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган район халкына ярдәм итүнең нәтиҗәле чарасы булды. Ул аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан финанслана. Узган елда шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга - 15, агымдагы елда 2 граждан 350 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Контракт шартлары буенча алар кимендә 2 ел дәвамында эшчәнлек алып барырга тиеш.

Районыбызда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә җирлек тә, мөмкинлекләр дә зур. Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбиров кушуы буенча, 2019 елның мартыннан муниципаль район хакимиятендә кече эшкуарлык субъектлары белән атна саен «Эшкуарлык сәгате» форматында утырышлар үткәрелә. Ул яңа эш башлаучы һәм га мәл дәге эшкуарларга ярдәм күр сәтү буенча нәтиҗәле корал. Ләкин аны дөрес файдаланырга, бизнесплан төзергә, үз те ләгеңне, көчеңне һәм мөм кинлегеңне дөрес бәһа ларга, сөйләшү генә түгел, ахыргы нәтиҗә мөһим икән леген аңларга кирәк. 2023 елда барлыгы 49, агымдагы елда 19 утырыш уздырылып, катнашучыларның проектлары һәм мәсьәләләре каралды. Мөрәҗәгатьләрнең төп тематикасы: эшкуарлыкка милек ярдәме (шул исәптән җир участоклары бүлеп бирү һәм муниципаль милекне арендалау), терлекчелек (ит һәм сөт) юнәлеше буенча эшкуарлыкка ярдәм итүнең республика һәм муниципаль программаларында катнашу, авыл хуҗалыгы кооперативлары булдыру.

Хөрмәтле эшкуарлар, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Энтузиазмыгыз, фидакарь хезмәтегез, район икътисадына керткән өлешегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Иминлек, бизнесның чәчкә атуын һәм яңа проектларны һәм идеяләрне тормышка ашыруда уңышлар телим. Эшкуарлык эшчәнлеге көткән нәтиҗәләр китерсен. Сәламәтлек, гаилә бәхете, бизнес буенча ышанычлы партнерлар, тотрыклы табыш, отышлы килешүләр, уңыш һәм җиңүләр сезгә!

Тимур ЗАРИПОВ, муниципаль район хакимияте башлыгының инвестиция һәм эшкурлык эшчәнлеге буенча урынбасары.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас