Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
28 Май 2024, 06:00

Авыл табибларына - дәүләт ярдәме

Район үзәк дәваханәсе коллективы елдан – ел яшь кадрлар табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары белән тулылана. Ел дәвамында районга 12 табиб һәм 14 урта медицина персоналы килеп, 8е яшәү урыны белән тәэмин ителгән. «Земский доктор» программасы буенча - 4, «Земский фельдшер» проекты буенча 1 фельдшер бер тапкыр бирелә торган пособие алган.

Авыл табибларына - дәүләт ярдәмеАвыл табибларына - дәүләт ярдәме
Авыл табибларына - дәүләт ярдәме

“Земский доктор” проекты авылда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлылыгын үстерүгә юнәлтелгән. Әйткәндәй, бу программа “Сәламәтлек” милли проектына кергән “Башкортстан республикасы сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү” төбәк проектына карый. Алар табиблар җитешмәү мәсьәләсен хәл итүне максат итеп куя.

Район үзәк дәваханәсе табиб-офтальмологы Флүр Мөнир улы Гарипов “Земский доктор” программасы буенча килгән һәм безнең районны үз иткән. Табиб үзе Благовар районы үзәге Языковода поликлиника мөдире, ультратавыш диагностикасы табибы, табибофтальмолог булып эшләгән. Зур тәҗрибәгә ия ак халатлының утыз елдан артык дәвердә күпме кешегә ярдәм итүен, сәламәтлеген кайтаруын санап бетерерлек түгел. “Нинди генә сорау, үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә, безнең Флүр Мөнир улы бервакытта да кире какмас, һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел”, “Р.Гарипов УЗИ табибы буларак, тәүдә һәр пациентны игътибар белән тыңлый, аннан соң зур җаваплылык белән тикшерә һәм дөрес диагноз куя”, “Эндокрин офтальмопатия нәтиҗәсендә һәм калкансыман бизне алдырганнан соң күзем начарланды, табиб миңа хәлнең барлык нечкәлекләрен дөрес итеп аңлатты. Ул минем тикшерү нәтиҗәләрен объектив бәяләде һәм дәвалау перспективаларын билгеләде. Аның профессиональлеге һәм ярдәме өчен мин аңа бик рәхмәтле”, “Офтальмология өлкәсендә иң яхшы табиб, үз һөнәре остасы” - Флүр Гарипов турында язылган фикерләр аның үз эшенең остасы, гыйлемле табиб булуын ачык дәлилли. Безнең районда 1,5 ел эшләү дәверендә ул илешлеләрнең дә ышанычын, хөрмәтен казанган. “Дәваханәдә табиблар җитешмәве сер түгел, шуңа күрә Флүр Мөнир улы районга килергә теләк белдергәч, без шатланып кабул иттек. Шушы арада аны пациентлар да яратып өлгерде. Ул һәр авыруга игътибарлы, ягымлы, үз вазыйфасын җиренә җиткереп үтәүче, таләпчән табиб”, -ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина эшеннән канәгать булуын белдереп.

- Мине бергә укыган дустым, табиб- терапевт Илфат Билалов чакырды. Гомумән, Илеш районы минем өчен бик якын, чөнки студент елларым илешлеләр белән бәйле, Рузил Кәримов, Илшат Баһманов, Илфат Билалов, Илдар Гыйләҗев (мәрхүм), Ирина Гыйләҗева белән бер курста белем алдык, яшьлек еллары бергә үтте. Дәваханә коллективы мине беренче көннәрдән үк бик җылы кабул итте, җитәкчелек тә ярдәм кулы сузды, яшәргә фатир бирелде. “Земский доктор” программасына эләгүем тормышка яңа сулыш кертеп җибәрде. Әлеге вакытта тормыш иптәшем, Зөлфия Зыя кызы Языково район үзәк дәваханәсендә педиатр булып хезмәт сала. Киләчәктә гаиләм белән бирегә төпләнергә карар иттек, участок алып, яңа йорт тергезә башладым, - ди Флүр Мөнир улы.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас